Илһам Гайнетдинов: "Зур горурлык һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп булды" (фото)

В Балтаси

Бүген район хәрби комиссары Васил Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Киров өлкәсендә булды.

Васил Вәлиев белән  Илһам Гайнетдинов Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә урнашкан 71316нчы номерлы хәрби бүлегендә булды. Алар биредә җитәкчелек һәм хезмәт итүче райондаш егетләребез белән очраштылар.

Реклама

«Балтачыбыз белән тыгыз дуслык мөнәсәбәтләре булган Киров өлкәсе Мирный бистәсендә хезмәт итүче райондаш егетләребез янында булдык. Зур горурлык һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп булды бүген районыбыз егетләре турында! Тәрбияле егетләр үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә әти-әниләр», дип олы рәхмәт сүзләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru