Балтачта депутатлар бүләкләнде. Ни өчен? (+фото)

В Балтаси

Балтач шәһәр җирлеге Советының 4нче чакырылыш 1нче утырышында шәһәр җирлеге башлыгы итеп Нотфуллин Рамил Рашит улы сайланды.

Җирлекнең иң олы депутаты булып Рамил Нотфуллин тора. Ул Балтач шәһәр җирлеге сессиясен башлап җибәрде һәм алдагы чакырылыш депутатларына рәхмәт белдерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.  Сессияне шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та катнашты. 

Реклама

Аннан соң бюллетень һәм яшерен тавыш бирү юлы белән  шәһәр җирлеге башлыгы итеп Нотфуллин Рамил Рашит улы сайланды. 

Көн тәртибендә шулай ук башкарма комитет рәисе отставкага җибәрелеп, конкурс игълан итү, район советына вәкаләт кеше билгеләү мәсьәләсе дә каралды. 9 депутатның  барысы да бертавыштан район советына вәкил итеп Раиф Гафиуллинны,  урынбасары итеп Фиалка Закированы сайлады.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru