Бездә телләр турындагы закон үтәләме?(+фото)

В Балтаси

Район хакимиятендә телләр турында законнарның үтәлеше каралды.

Үтәлешне районда төзелгән махсус комиссия карады. Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып бара. 

Реклама

Комиссиядә иң беренче сүз районның баш архитекторы Шамил Борһановка бирелде. Ул урам исемнәренә тукталды, эшләнеп беткән эшләрне һәм шул ук вакытта башкарылмаганнарын да район башлыгы каршында бәян итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бюджет ошмаларының исемнәренең татарча куелышы турындагы фикере белән уртакташты.Биредә үк районда 2021-23 елларга белем бирү тәртибе турында сөйләшенде. Комиссиядә тагын ниләр турында сөйләшенде — бу хакта газетабызда күренер.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru