Кызганыч! Танылган алып баручы вафат

В Балтаси

Танылган артист сәхнәдә вакытта хәлсезләнгән булган.

«Русского лото» тапшыруын алып баручы Михаил Борисов 71 яшендә вафат булды. Бу турыда Борис Щукин исемендәге театр институына сылтама белән РИА Новостихәбәр итте. 

«Столото» вәкиле Борисовның хастаханәгә салынуын әйткән. Съемка барышында Борисовның хәле киткән булган.

Реклама

«Бик авыр югалту кичердек — Михаил Борисович Борисов вафат. Ышанып булмый. Һәрвакыт энергиясе ташып тора, тормышны ярата, ирониясе дә бар иде. Михаил Борисов тотрыклылык һәм алдагы көнгә ышаныч үрнәге иде. Ул чын артист булды, чын артист кебек — съемка мәйданыннан китеп үлде», — диелгән театр хәбәрендә.

Михаил Борисов театрда, кинода, телевидениедә күп эшли. Щукин исемендәге театр институтында режиссура кафедрасы белән җитәкчелек итә, диплом спектакльләре куя, аларны тамашачылар яратып кабул итә, диелә хәбәрдә.

https://intertat.tatar

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru