Яфраклардан прическа ясый беләсеңме?(+фото)

В Балтаси

«Наз» үзәге лекотекасында белгечләр Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хуҗабикәләр» дигән мини-очрашу  үткәрделәр.

Реклама

Чара башында белгечләр көзге кәеф, яраткан аш-су, күңел күтәренкелеге турында әңгәмә үткәрделәр. Чараның төп этабы ике өлештән торды: төсле кәгазь ярдәмендә 
«прическа» ясарга һәм тәкъдим ителгән ингредиентлардан салат әзерләргә. 
Катнашучылар ике биремне дә «бик яхшы» билгесенә үтәделәр. Яшь 
чәчтарашларның прическалары кәефне күтәрә торган булып, бик матур килеп 
чыкты. Жюри салатларны «тәмләп» карап бәяләде. Барлык катнашучылар да 
дипломнар һәм кечкенә бүләкләр алдылар, дип хәбәр итәләр “Наз” үзәгеннән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru