“Документлар өйдә калса, җәза биреләме?”

В Балтаси

❓Беркөнне эшкә башка сумка белән чыгып киттем. Машинаның бөтен документы — паспорты, таныклыгым иске сумка кесәсендә калган. Эшкә шулай бардым. Килеп җиткәндә искә төште. Мине ЮХИДИ хезмәткәре туктатса, нинди җәза көтә иде? Энҗе, Казан.

Казанның ЮХИДИ идарәсеннән болай диделәр: 
— Әгәр йөртүченең таныклыгы гына юк икән, ул очракта 500 сум штраф каралган (12.3.2 нче маддә). ЮХИДИ хезмәткәре аның таныклыктан мәхрүм ителмәгәнен базадан тикшертә ала. Ә машина документлары булмаганда, техниканы штрафстоянкага алып китәләр. Йөртүче аны үзе барып ала, стоянкада торган сәгатьләр өчен дә түләргә тиеш була (12.3.1 нче маддә).

Реклама

http://»ИРЕК МӘЙДАНЫ» газетасы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru