Хәрби комиссариат машина йөртү хокукына бушлай укыта

В Балтаси

Район хәрби коммисариаты «ДОСААФ» белән берлектә армиягә китүчеләр өчен машина йөртү хокукына бушлай укулар оештыра.

Хәрби хезмәткә белемле, ниндидер белгечлеге булган егетләр кирәк. Шунлыктан район хәрби комиссариаты «ДОСААФ» белән берлектә бушлай укулар оештыра. 2021 елның язында техникум тәмамлаучы егетләр өчен быелның 1 октябреннән «С» категорияле машина йөртүче белгечлегенә укый ала. Шулай ук өстәмә рәвештә “В” категориясенә уку мөмкинлегедә бар.

Реклама

Район хәрби комиссариатына 2-46-41 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru