Чигенешләргә юл куелу сөт сатудан кергән табышта югалтуларга китерә

В Балтаси

Кошның матурлыгы – төсе белән, кешенең матурлыгы – эше белән, дигән халкыбыз. Әйе, дөрестән дә, хезмәт – шатлык һәм сөенеч, бәхет чыганагы.

Хезмәттән тәм табып, аны яратып башкарганда, ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең чын матурлыгы, көче, абруе аның хезмәте белән бәяләнә. Теләсә нинди эшнең уңышлы чыгуы, көтелгән нәтиҗәгә китерүе өчен аны башкаручыдан һөнәр белү, осталык, уңганлык, тырышлык, түземлек таләп итә. Үзең яратып башкарган эш кенә куанычлар, сөенечләр алып килә бит ул. 

Авыл хуҗалыгы өлкәсен бер дә җиңел хезмәтләр рәтенә кертеп булмый. Соңгы елларда әлеге өлкәдә хезмәт кешесенең эшен җиңеләйтү максатыннан яңа технологиялар кулланып эшләүгә, игенчелектә заманча техника-агрегатлар булдыруга; терлекчелектә дә автоматлаштырылган ысулларны мөмкин кадәр киңрәк куллануга өстенлек бирелсә дә, кул көчен эшкә җикмичә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Терлекчелек тармагында бигрәк тә. 

Сентябрьның тулы ике атнасы тәмам. Кышлатуга күчеш чоры буларак, шушы айда терлек торакларын, ферма биналарын кышкы чор өчен тиешенчә төзекләндерү, әзерләү җитәкчелек тарафыннан даими ныклы контрольдә булырга тиеш. Күчеш чоры продуктлыкка да йогынты ясамый калмый, югалту-чигенешләргә юл куймас өчен ашату рационы, терлекләрнең яхшы шартларда торгызуны кайгырту шулай ук игътибар үзәгендә булырга тиешле төп мәсьәлә. Гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә кайнаган җитәкче-белгечләр өчен болар берсе дә яңалык түгел, әлбәттә. Ләкин сөт җитештереп сатуны көндәлек киметә барган хуҗалыкларда эш торышы, югалтуларның төп сәбәбе нигезен ачыкламыйча, нәкъ менә күчеш чорын сәбәп итеп җаваплылыктан җиңел генә котылуга кайтып калмасын иде. Ни дисәң дә, бер хуҗалыкта сөт җитештереп сату үсештә булып, икенчесендә, бер үк һава һәм хезмәт шартлары сакланып та, чигенешкә юл куелу – сәбәпләрне башка җирдән эзләргә кирәклегенә ишарә булып тора. Мәсәлән, 1 сентябрьга район күмәк хуҗалыкларында тулаем 270 тонна сөт җитештерелеп, шуның 258 тоннасы дәүләткә озатылса, 14 сентябрьда тулаем 265 тонна сөт җитештерелеп, шуның 253 тоннасы дәүләткә озатылган. Бу – район сөт күрсәткечләрендә ай башыннан 5,3 тонна сөтен югалткан дигән сүз. Иң зур чигенеш «Дуслык», «Бөрбаш», «Игенче», «Татарстан», «Борнак», «Труд» күмәк хуҗалыкларында – 752 килограммнан — 579 килограммга кадәр. Шулай ук «Сосна», «Алга», «Арбор», «Смәел» хуҗалыкларында да сөтне ай башында булган күрсәткечләрдән шактый ким савалар. «Алга», «Смәел» күмәк хуҗалыклары дәүләткә көндәлек сөт сату буенча да, узган елның шушы чорына булган күрсәткечләреннән сизелерлек начар эшлиләр. «Труд», «Бөрбаш», «Сорнай» күмәк хуҗалыкларында көндәлек дәүләткә озатылган сөт күләме буенча күрсәткечләр шулай ук минуста. 
Бүгенге көндә район буенча дәүләткә озатылган сөт күләме 26 тоннага мулрак булса да, чигенешләргә юл куелу, сөт сатудан кергән табышта югалтуларга китерә. Сезон үзгәрешләрен тиешенчә кабул итеп, бар тәҗрибәләрен сөт терлекчелегендә продуктлылыкны киметмәүгә юнәлтеп эшләгән хуҗалыклар җитештерүчәнлектә үз биеклекләрен саклап киләләр. Мәсәлән, «Тимирязев» исемендәге күмәк хуҗалык, дәүләткә көндәлек 16 тонна сөт сата. Бу – узган елгы күрсәткечләреннән 858 килограммга мулрак, шул ук вакытта хуҗалык сөт җитештерүдә шәхси күрсәткечләрен сентябрь аеның тәүге көннәреннән 56 килограммга арттыруга ирешкән. «Тукай» исемендәге күмәк хуҗалык та сөтчелектәге хезмәт торышын контрольгә алып, агымдагы ай башыннан җитештерүчәнлек күрсәткечләрен 209 килограммга яхшырта алды. 

«Тәнкыйть – кәнфит түгел, бушка бирсәләр дә аласы килми» диләр халыкта. Ләкин җитештерүчән эшләргә бар мөмкинлекләр кулда булганда, эленке-салынкылыкны хупларлык гамәл түгел. Сөт – районыбыз көзгесе, көндәлек акча да сөт сатудан керә. Терлекчелектәге чигенешләр вакытында бетерелсен иде. 

Илзирә Гимадиева

Реклама

«Кайтаваз» радиосы журналисты

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru