Балтачны таныткан якташларыбыз

В Балтаси

Алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

(Дәвамы. Башы газетабызның 22, 23, 24, 26, 27 саннарында).

Шакиров Фидаил Нури улы – 1954 елның 10 августында Бөрбаш авылында туа. Бөрбаш урта мәктәбен, Казан ветеринария институтын  тәмамлый. Актаныш районының “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозында, районыбызның “Правда” колхозында зоотехник, Казанда Бауман районының азык сәүдәсе идарәсе экспедиторы, ремонт-төзү идарәсендә, юл төзү комбинатында мастер булып эшли. Үз эшен булдыра. Танылган көрәшче. Биш мәртәбә Татарстан, өч мәртәбә Россия чемпионы, М.Җәлил исемендәге призга “Ватаным Татарстан” газетасы уздыра торган бәйгеләрнең алты мәртәбә җиңүчесе. Россиянең  спорт мастеры. “Россиянең атказанган спорт мастеры”.

Шәйхиев Мөдәррис Шәйхи улы – 1934 елның 2 мартында Нөнәгәр авылында туа. 1952 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Әтнә, Нөнәгәр, Куныр, Сәрдек, Салавыч Сәрдегәне, Нөнәгәр авылларында укытучы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Әлмәт шәһәрендә, Балтач урта мәктәбендә укытучы, район мәдәният бүлеге мөдире, “Хезмәт” газетасында бүлек мөдире, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юрист-консультанты булып эшли. Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты.

Шиһабетдинов Илдус Мансур улы – 1953 елның 22 февралендә Балтач авылында туа. Балтач урта мәктәбен, Казан элемтә электротехникумын тәмамлый. Карадуган мебель фабрикасына баш инженер, район юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе, район электр челтәре җитәкчесе булып эшли. Ике системада да чын революцион нәтиҗәләргә ирешә. Республика күләмендә мактала. Арча районы электр челтәре җитәкчесе булып эшләгән елларда үзенең булдыклылыгын кабат раслый. “Татарстан Республикасының атказанган энергетигы”. Исеме “Росэнерго”ның Мактау Китабына кертелгән.

Юнысов Илдус Зөбәер улы – 1939 елның 15 февралендә Чапшар авылында туа. Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли башлый.  Казан дәүләт университетының тарих-филология  факультетын тәмамлый. Чутай, Сәрдек мәктәләрендә укытучы, КПСС райкомы инструкторы, агитация-пропаганда бүлеге мөдире булып эшли. КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын, республика лекторлык осталыгы  университетын тәмамлый. Районыбыз тарихын барлау, туплау һәм халыкка ирештерү буенча гаять зур хезмәт башкара. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән абруйлы исем бирелде.

Әсхәтдинов Рамазан Әсхәтдин улы – 1926 елның 24 апрелендә Көшкәтбаш авылында туган. Шунда ук биш сыйныф белем ала. Бала чагында ук “Таң” колхозында эшли башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң тимерчелектә эшли башлый. Тимернең җанын аңларлык булып үз һөнәрен үзләштергән Рамазан үзлегеннән сәгать һәм гармуннар ясарга өйрәнә. Ул ясаган тальяннар, хромкалар, кыңгыраулы саратский гармуннар әле дә авыл урамнарын яңгырата, ә аның кулы иҗат иткән сәгатьләр истәлек итеп саклана.

Әхәтов Нәфыйк Әхәт улы – 1920 елның 20 маенда Арча районының Урта Пошалым авылында туа. Шунда җиде сыйныф тәмамлагач  (соңрак Балтач урта мәктәбендә, Казан авыл хуҗалыгы институтының җитәкче кадрларның белемен күтәрү факультетында белем ала), Арча урман хуҗалыгында, безнең районның “Кызыл мехчы” артелендә башта десятник, аннан соң директор булып эшли. Ленин исемендәге колхозга уңышлы җитәкчелек итә. Ул тугыз чакырылыш дәвамында район Советы депутаты булып сайлана. “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.

Әшрәпова Мәсхүдә Хәлил кызы – 1942 елның 1 маенда Яңгул авылында туа. Яңгул урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлаган яшь кыз Чепья мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Соңрак Казан педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлап, Пүскән, Борнак, Яңгул, Салавыч мәктәпләрендә укыта. Татарстан укытучыларының бишенче съездында, укытучыларының өченче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнаша. “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы”. “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Габбасов Габдулла Закир улы—хәрби хезмәткәр, полковник.Түнтәр авылында 1916 елның 9 февралендә туа. Түнтәр, Яңгул мәктәпләрендә, Казанда Совет хокук институтында укый. Урта Азиядә прокуратура, эчке эшләр органнарында эшли. Дәүләт Куркынычсызлыгы комитетының икееллык мәктәбен тәмамлап, 25 ел тышкы разведка хезмәтендә эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аңа Урта Азиянең күп шәһәрләрендә эшләргә туры килә. Үзбәк, төркмән, әзербайҗан, фарсы телләрен камил үзләштерә. Татарстан Республикасында Дәүләт Куркынычсызлыгы органнарында, Казан электрон исәпләү машиналары заводының саклау хезмәте начальнигы булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, “Кызыл Йолдыз” орденнары, 16 медаль кавалеры.

Габидуллина Әсмабикә Борһан кызы –  1940 елның 15 маенда Сосна авылында туа.Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлагач, “Правда” колхозының сарык караучысы, трактор агрегатында сукачы, хат ташучы булып эшли. Аннан соң 34 ел Сосна авылы мәдәният йорты директоры. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Гайсина Дания Гайсә кызы –1940 елның 2 маенда Яңгул авылында туа. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башлый. Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә районара базада, Балтач сөт-май комбинатының Яңгулдагы сепаратор пунктында эшли, “Яңа тормыш” колхозында сыерлар сава. Ул республикабызда бишмеңчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең һәм аны әйдәп баручыларның берсе. Татарстан АССР Югары Советының тугызынчы чакырылышы депутаты. Профсоюзларның унсигезенче Бөтенсоюз съезды делегаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр кавалеры.

Галиев Мөбарәк Касыймхан улы – 1923 елның 24 июлендә Арча районы Хәсәншәех авылында туа. Җиде сыйныф белем алгач шундагы “Кызыл көч” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Балтач мәктәбендә, кичен укып, урта белем ала, колхозда тракторчы булып эшли, Донбасс шахталарында күмер чаба. Бөек Ватан сугышында катнаша.  Дәүләт Куркынычсызлыгы комитетының Балтач бүлегендә хуҗалык эшләрен алып бара, район кино челтәре, район типографиясе директоры булып эшли. “Почет билгесе” ордены, “СССР кинематографиясе отличнигы” билгесе иясе. “Татарстан  АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”. М.Галиев  танылган үзешчән шагыйрь дә. Аның шигырьләренә танылган композиторлар язган җырлар халык арасында популярлык казана.

Галиев Фаварис Мөхәммәтгали улы –1941 елның 15 августында Смәел авылында туа. Смәел, Яңгул урта мәктәпләрендә укый. Хисапчы, тракторчы һәм комбайнчы  ярдәмчеләре булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, галим-агроном белгечлеге ала. Аның бөтен гомере Шаумян исемендәге колхозга багышлана: баш агроном, колхоз рәисе урынбасары, башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. РСФСР Мәгариф министрлыгының, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең, Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район җитәкчелегенең күпсанлы Мактау Грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. “Россия Федерациясенең атказанган агрономы”. Китаплар авторы.

Галиева Наилә Әбүбәкер кызы –1953 елның 23 апрелендә Кариле авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Тимирязев исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Лаеклы ялга киткәнче шушы авыр хезмәтне башкара. Герой-ана: тормыш иптәше Харис белән ун бала тәрбияләп үстерәләр. Татарстан Республикасының “Ана Даны” медале иясе.

Галләметдинова Нурия Йосыф кызы –1947 елның 21 июнендә Балтач авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Иске Чепья башлангыч мәктәбендә укытучы, “Хезмәт” газетасы хезмәткәре булып эшли. Район радиотапшыруларын оештыручы. Ленинград мәдәният институтының Казан филиалын тәмамлагач, Балтач мәдәният йортында эшли, район мәдәният, район архивы, социаль-тәэминат бүлекләре мөдире булып эшли. Лаеклы ялга киткәч, район мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәген җитәкли. Әлеге коллектив “Халык театры” исеменә лаек була.

Ганиев Васыйл Гани улы –1941 елның 1 мартында Ор авылында туа. Ор башлангыч, Шеңшеңәр җидееллык, Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәч, Сызрань хәрби очучылар хәзерләү училищесын, Бугуруслан гражданлык очучылары хәзерләү мәктәбен тәмамлый. Якутиядә очучы булып эшли. Ленинград Югары гражданлык авиациясе академиясендә укый. Академия юлламасы белән Мәскәүнең Шереметьево аэропортына җибәрелә һәм 1983 елга кадәр халыкара линияләрдә очучы ТУ-154 самолетының икенче пилоты булып эшли. 1983-1986 елларда шундый ук самолетта экипаж командиры була. 1986 елдан В.Ганиев Шереметьево аэропортының аэронавигация информациясе үзәге җитәкчесе. “Һава транспорты отличнигы” билгесе  иясе. Беренче класслы очучы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

(Дәвамы бар).

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru