Сабан туе булмый. Сабан батыры билгеле

В Балтаси

Быел районда Сабантуй булмагач, язгы кыр батырларын бүләкләү дә булмас инде дип уйлаган идек. Соңгы вакытта чикләүләрнең өлешчә бетерелүе моңа мөмкинлек бирде.

Авыл хуҗалыгында еллар берберсенә охшамый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык барлыкка ел да ышанасың. Быел да, әнә, чын кыш килгәнен көтә-көтә кыш үтте, чын яз килгәнен көтә-көтә язы, инде, чын җәй килгәнен көтә-көтә җәйнең беренче ае үтеп китте. Иртә килгән яз кырларга иртә алдап чыгарса да, аннан соңгы һава торышы шактый борчылырга сәбәпче булды. Эшне көнләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәртергә мәҗбүр итте. Шушы шартларда, мөмкинлек булганда чын мәгънәсендә көнне-төнгә ялгап эшләгән тракторчы-механизаторлар хезмәте алдында баш иярлек.

– Без берничек тә бу чараны үткәрми кала алмый идек. Игенчеләребезнең, кырда эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтен бәяләми, аларга рәхмәтебезне, хөрмәтебезне җиткерми калу дөрес булмас иде, – диде үз чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Чара, гадәттәгечә, Сабантуй мәйданында үтте. Әмма башка форматта. Сабан батырлары каршында үзешчәннәр дә чыгыш ясады, котлаулар, бүләкләр дә булды. Әмма барысы да саклык чараларын кулланып оештырылган иде. Кече мәйданда, тамашачылардан башка гына… Битлекләр, перчаткалар белән. Санаулы гына булсалар да (кырыкка якын кеше), алдынгы механизаторлараларны да ара калдырып утыртканнар иде.

Бәйрәмне оештыручылар барлык юнәлешләрдә дә җиңүчеләрне, тракторларның куәтенә карап, өчәр-икешәр төркемдә билгеләгәннәр иде. Бу кадәресен күбрәк кешенең хезмәтенә гадел бәя бирү өчен шулай эшләгәннәр. Шуңа күрә “иң-иң”нәр дә кырыклап кешегә җыйналган. Сәхнәгә күтәрелүчеләр арасында райондашларга яхшы таныш булучылар да, мондый бәйгеләрдә беренче тапкыр җиңүчеләр дә бар иде. “Татарстан” хуҗалыгының данлыклы Саттаровлар династиясеннән булган бертуган Ришат һәм Рәфкать Саттаровлар – беренче төркемгә керүчеләрдән. Күп еллардан бирле макталалар. Икесе дә төрле елларда Сабан батыры да булдылар, Рәфкать – комбайнчылар арасында, Ришат тракторчылар арасында ел да “Алдынгылар слеты”нда бүләкләнәләр. Бу бәйрәмдә дә бик лаеклы төстә аларның урыны түрдә булды. Комплекслы чәчү агрегатында эшләүчеләр арасында иң югары күрсәткеч аларда. Саттаровлар быел да “Джондир” тракторында ике сменада берсен-берсе алыштырып эшләде. Тәүлек әйләнәсе туктаусыз басуда булган куәтле техника белән (тагын бер өстенлеге тулы бер комплекс булуда) барлык чәчү эшләрен бер икесе башкарып чыга. Дөрес, быел гына түгел, алдагы елларда да бу ике тырыш егет шулай эшли иде инде. Күнегеп киләләр диюем. Заманча техниканы рациональ файдалану өчен башкача булмыйдыр да. Аның ышанычлы кулларда булуы шулай ук югары нәтиҗәгә нигез булып тора.

Бу хуҗалыктан катнашучы тагын бер тәҗрибәле механизатор Фәнис Сәйфетдинов күпьеллык үлән басуларын һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда МТЗ, ДТ тракторларында эшләүчеләр арасында җиңүче булса (“Сорнай”дан Әнис Гыйләҗев – икенче, “Игенче”дән Мәсхүт Әхмәтшин өченче урында), хуҗалыкның яшь, әмма бик өметле, инде ышаныч яулаган механизаторы Рәдис Габдуллин  заманча куәтле К-744 тракторын иярләүчеләр арасында икенче урында (бу төркемдә беренчелек “Якты юл” хуҗалыгыннан Нуретдин Гайсинда. Өченчедә – “Маяк”тан Владимир Коркин). “Башка механизаторларыбыз да бик тырышып, булсын дип эшләде,  рәхмәттән башка сүз юк. Аларны әле үзебездә дә хөрмәтләячәкбез”, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов.

Реклама

МТЗ тракторлары белән җир эшкәртүчеләр арасында “Игенче” хуҗалыгыннан Габделбәр Хәсәновка тиңнәр булмый. “Безнең иң тырыш механизаторларыбызның берсе ул, – диделәр хуҗалык бухгалтериясендә. – Бер чорда читтә эшләп алды, соңгы өч елда кабат бездә, тракторда. Булдырып, җиренә җиткереп эшли. Бу бәйрәмдә шундый уңган-булган дүрт механизаторыбыз катнашты. 38 ел стажы булган, заманында районда иң мактаулы комбайнчыларның берсе буларак исеме таныш Мәсхүт Әхмәтшин ДТда эшләүчеләр арасында, тагын бер бик тә тәҗрибәле механизаторыбыз Рамил Мөхәммәтшин аммиак суы кертеп, җир эшкәртүче Т-150 тракторлары арасында өченче урынны яуладылар. Чәчүчеләр арасында икенче төркем, ягъни куәтле техникалар арасында Альберт Сабитов исә икенче урынны яулады”.

Җир эшкәртүчеләр арасында “Активист” тан Арсентий Кугергин, “Кызыл юл”дан Илсур Галимуллин, Рәсим Нигъмәтҗанов, “Арбор”дан Игорь Кумаев, Тукай исемендәге хуҗалыктан Илнур Ильин, “Яңа тормыш”тан Ришат Әсхадуллиннар өч төркемдәге тракторчылар арасында иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр.

Аммиак су кертеп җир эшкәртүчеләр арасында исә (шулай ук өч төркемдә) “Сорнай”дан Юрий Герасимов, Илһам Габдрахманов, Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Муса Хисамиев, Илфат Әсхадуллин, “Венета” ширкәтеннән Раузит Нәҗмиев, “Якты юл”дан Илдар Вафин, Рәфыйк Гамбәров, “Бөрбаш”тан Илнар Гыйльмуллин, “Сорнай”дан Илһам Габдрахмановлар иң яхшылар дип табылган. Чәчүдә исә иң югары күрсәткечләр “Смәел”дән Рифат Закиров, Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Нурсил Мәннанов, “Сосна”дан Тәлгать Зарипов, “Кызыл юл”дан Әмир Гарифуллиннарда. Кукуруз чәчүдә исә җиңүче булып “Смәел” дән Равил Шәяхмәтов таныла. “Арбор” хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Газизулла Зиннәтуллин бу көнне икеләтә хөрмәтләнде. Хезмәт нәтиҗәләре югары булу өстенә ул гаилә династиясе вәкиле буларак та макталды. Зиннәтуллиннарның механизаторлык стажы бер гасырдан артып китә икән.

Инде сезне быелгы сабан батыры белән таныштырырга да вакыт җитте. Бу мәртәбәле исемгә быел “Маяк” хуҗалыгының иң алдынгы механизаторларының берсе Тәбрис Гайфуллин лаек булды.

– Үзебезнең Ор авылы егете ул. Мәктәп тәмамлаганнан бирле хуҗалыкта. Бөтен төр тракторда эшләп чыкты дисәң дә була. ДТда, Т-150 тракторларында эшләгәндә дә мактаулы булды, хәзер МТЗда бик тырышып эшли. Иртә яздан көзгә кадәр кырда – уҗымнарны да тукландыра, җир дә эшкәртә, чәчә дә, терлек азыгы хәзерләү чорында сенаж да ташый, кышын фермада… – ел әйләнәсе эштә ул. Сабан батыры исеменә күптән лаек иде. Носладан килеп, беренче елын гына эшләүче Владимир Коркин, озак еллар хезмәт куючы тагын бер бик булдыклы егетебе Ришат Галиев, ике ел элек кенә хуҗалыкка кайтып эшли башлаган Илфат Әхмәтханов та район сабан батырлары арасындагы ярышта хаклы төстә җиңүчеләр арасында, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Радик Вәлиев һәркайсы турында мактау сүзләре әйтеп.

– Быел без кырларыбыздан зур уңыш өмет итәбез, игеннәрнең бүгенге торышы барыбызны да сөендерә, бу сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе, шушындый булганыгыз өчен олы рәхмәт сезгә. Инде тырыш хезмәтегез юкка чыкмасын, игеннәрне исән-сау җыеп алырга язсын! – диде бәйрәмдә Рамил Нотфуллин.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru