Республика буенча баш федераль инспектор төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү дип саный

В Балтаси

«Шәхсән минем өчен барлык төзәтмәләр дә әһәмияткә ия, шуңа күрә мин тавыш бирәм», — диде Виктор Демидов.

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү безнең ил өчен мөһим, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру. Бу хакта ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов тавыш бирү вакытында белдерде. «Шәхсән минем өчен барлык төзәтмәләр дә әһәмияткә ия, шуңа күрә мин тавыш бирәм», — диде ул.

Реклама

Республика буенча баш федераль инспектор билгеләп үткәнчә, төп документтагы үзгәрешләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. «Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрелүенә бәйле», — дип белдерде Виктор Демидов.

Бүген Конституциягә төзәтмәләр буенча соңгы тавыш бирү көне. Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.

Фото: Владимир Васильев

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru