Агач материаллары склады һәм автосервис янды

В Балтаси

Янгын 201 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Кичә 15.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арчаның Мостовая урамында янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына биш берәмлек техника һәм 16 янгын сүндерүче килгән. Ачыкланганча, янгын урамда өелеп куелган агач материалларына һәм янындагы автосервиска капкан.

Реклама

Янгынны тулысынча сүндерергә ике сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгын автосервис бинасына һәм түбәсенә, ремонт боксына, администратор бүлмәсенә, складка һәм агач материалларына зыян китергән. Барлыгы 201 кв. метр мәйданга зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru