"Мерседес" шоферы "зебрада" гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган

В Балтаси

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән юл аркылы чыккан.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). «Мерседес» шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында юл аркылы чыккан.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, бала хастаханәгә барганда вафат булган.

Фаҗиганең шартлары ачыклана

Реклама

baltasi.ru