Икебезнең яшьне кушыйк та без, кыл урталай бүлик икегә!

В Балтаси

Борнак егете Ренат Галиәскаровның «Мәхәббәт» шигыре

Шүрләвеңне беләм. Хатларыма
Бер шик катыш, пауза саклап,
Нык көттереп, фикерләрең чарлап,
Саран сүзләр атып, килә җавап.

Син яшь, матур. Ә мин – ир уртасы.
Сырланса да күптән киң маңгай.
Зурдан кубып, язгы аҗагандай,
Сине уйлыйм бала-чагадай.

Бер тәкъдим бар. Утыз күпмени соң?
Җир җимерткән егет кешегә?
Икебезнең яшьне кушыйк та без,
Кыл урталай бүлик икегә!

Ренат Галиәскаров

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru