«Помидор өчен тирес түгел, ә черемә кирәк»

В Балтаси

Бакчачы—блогер Евгений Нелюбовның иң яраткан яшелчәсе помидор булса кирәк. Быел гына да шуның 70тән артык төрен утырткан. “Җәйне көтәм, 3 теплица тулаем помидорлар өчен генә тотылачак”, − ди Евгений. Моннан тыш башка яшелчә, җиләк—җимешләр үстерергә ният бар. Мул уңыш алу серләрен тәҗрибәле бакчачыдан белештек.

Томат үсентесенә ни җитми?

Азот. Ул помидор үсешенең һәр этабында да мөһим компонент булып тора. Бигрәк тә үсентенең вегетатив чорында. Помидорга азотны аз микъдарда “ашата” башларга кирәк. Артыграк китсә, ул рассаданы нечкә һәм озын итәчәк.

Фосфор. Ул тамыр формалашуы һәм чәчәк ату өчен җаваплы. Помидорга фосфор үсешнең һәр чорында кирәк. Башлангыч чорда фосфор помидорны формалаштыруда ярдәм итсә, соңрак тамырларын ныгытуда катнашачак. Томатның баллылыгы да шушы элементка бәйле.

Кальций. Углерод һәм аксым алмашында катнаша. Помидорга башлангыч чорда кальций җитмәсә, ул тиз арада үләчәк, тамырлар чериячәк.

Калий. Бу файдалы элемент помидорга ныклык өстәячәк, температура түбәнәюгә чыдамрак итәчәк.

Черемә файдасы

Помидорларга черемә кертү турында да онытмыйк. Аларга ат тиресе черемәсе бер дигән ашлама булыр. Черемәнең төп өлешен су, 0,5 – 0,8 процент азот, 0,5-0,6 процент калий, 0,25әр процент фосфор һәм кальций тәшкил итә. Помидорларны шуның белән ашлау химик ашламаларны кулланудан да азат итәргә мөмкин әле.

Ат тиресе ярдәмендә җылы түтәлләр ясарга мөмкин. Мондый түтәлләрдә кыяр, кабак һәм ташкабак бик тиз үсә. Түтәлләр болайрак ясала: 45 см тирәнлектә траншея казып, 25 сантиметрын тирес белән каплыйбыз, калганын туфрак белән тутырабыз. Атна эчендә тирес 60 – 70 градуска кадәр җылыначак.

Искәртеп куям: томатлар өчен тирес түгел, ә черемә кирәк. Аны теплицадан алган туфрак белән болгатырга кирәк. Тиресне суган, кишер үсә торган түтәлгә кертмәү хәерле. Редис, тырма, сарымсак та аның белән дус түгел. Тиресне бу үсемлекләргә бары тик черемә хәлендә генә кертергә ярый.

Утыртабыз

Иң элек теплицаны әзерләргә кирәк. Аны үсентеләр күчереп утыртканчы юып чыгарырга, бакыр купоросы белән эшкәртергә онытмагыз. 2 атна кала җиргә фитоспорин сибәбез. Бер атна кала бор кислотасы белән эшкәртәбез (10 литрга 1 аш кашыгы).

Томатларны утырту өчен чокырлар әзерлибез. Аны чиләк зурлыгында итеп казыйбыз, шунда черемә, бер аш кашыгы суперфосфат, калий сульфаты, өч аш кашыгы көл салабыз, бер аш кашыгы балык оны өстибез, өстән кибеттән алган туфрак җәябез һәм барысын да болгатабыз.

0,5 литрлы стакан алабыз, шуңа аз гына су һәм томат орлыгын салабыз. Икенче көнне үк үсенте күренергә тиеш, шуннан соң стаканны җылы урынга куябыз. Орлык стакан төбендә калырлык итеп суны түгәбез. Шыткан орлыкны алабыз, чыкмаганнарын яңадан сулы стаканда калдырабыз. Гадәттә мин 7 – 10 көн суда тотам.

Ярты стакан туфрак тутырабыз һәм аз гына су салабыз. Җир дымлы булырга тиеш, әмма ул боткага әйләнмәсен. Орлыкны стаканга урнаштырабыз һәм якынча 1 см туфрак белән каплыйбыз. Туфракка яңадан су сибәсе түгел! Гадәттә 7 – 12 көнгә шул дым да җитә. Үсентене тәрәзә төбенә куябыз, фитолампа белән яктыртып торырга онытмыйбыз.

Иң баллылары – яшел томатлар

Помидорларның менә бу төрләре иң тәмле булып санала: “Зеленое сердце Райнхарда”, “Изумрудная груша”, “Ирландский ликер”, “Зеленый гигант”, “Зеленая зебра”, “Китайская принцесса”, “Киви”, “Зеленая тайна личинки”, “Малахитовая шкатулка”, “Зеленая сластена”.

Чыдамнарын сайлыйк

Салкыннан һәм кызу һава торышыннан курыкмый, фитофторозга чыдам томат төрләре: “Сияние Вавилона”, “Улуру охра”, “Сладкая Сью”, “Лана кенгуру”, “Тасманийский шоколад”, “Бой с тенью”.

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru