Эчке эшләр бүлеге хәбәр итә: «Дүрт кибет штрафка тартылды»

В Балтаси

Коронавируска каршы профилактик чаралар үткәрүгә бәйле рәвештә кеше күп булган урыннарда маска һәм перчаткадан йөрергә кушылды.

Ләкин районыбызның кайбер сәүдә үзәкләрендә әлеге таләпләр үтәлмәде һәм шунлыктан, «Пятерочка», «Бәхет», «Магнит», «Светофор» кибетләренә керүчеләр дә, шул ук вакытта таләпләрне үтәүне оештырмаган кибет хуҗалары да административ җаваплылыкка тартылып, аларга беркетмәләр төзелде.

Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru

baltasi.ru