Казанның Н.Фәттах урамындагы бер йортта 9 айлык баланың мәетен тапканнар.
ТР буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл атна башында килеп чыккан.
«Кызның әнисе янына кунакка танышы килә. Ханым аның бала белән утыруын сорый, үзе кибеткә чыгып китә. Бала көйсезләнә башлый һәм ир аны кыйнаган», — диелә хәбәрдә.
Өенә кайткач, әнисе баланың тәнендә җәрәхәтләр күрә, әмма хастаханәгә мөрәҗәгать итми. Берничә сәгатьтән кыз үлә.
Тикшерү органнары тарафыннан кече яшьтәге баланы үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: http://magarif-uku.ru/ru/muzhchina-izbil-9-mesyachnuyu-devochku-do-sme/