12 июль иртәсе гаиләбезгә олы кайгы алып килде

В Балтаси

57 ел иңне-иңгә куеп яшәгән кадерле тормыш иптәшем, төпле киңәше, җылы сүзе белән безгә һәрвакыт терәк булган газиз әтиебез, онык һәм оныкчыкларының яраткан бабайлары Мансур Закир улы Закиров мәңгелеккә арабыздан китте.

Реклама

Аны югалту барыбыз өчен дә бик авыр булды. Әтиебезне хөрмәт итеп, соңгы юлга озатырга килгән барлык кешегә, хәсрәтле вакытыбызда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, авылдашларга, дусларга, күрше-тирә авыллардан хәл белергә килүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барчагызга кайгы-хәсрәт күрмичә, тазалык, тигезлек белән яшәргә насыйп булсын. 
Мәрхүмнең тормыш иптәше Зөлфирә, балалары. 
Нөнәгәр авылы

baltasi.ru