Ландыш Гарифуллина — Балачагым, сина кайтыр идем!

Балтаси в видео

Бу видео телефонда 2 ел үз чиратын көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте! Шигыре язылды, илһам табылды. #лаеклы_лайк куегыз, ярыймы? Балачагым үземә охшаган, әйеме?😍 ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Балачагым, сиңа кайтыр идем!..⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Белсәң икән, шундый сагындым!⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Күге аяз, болытлары серле иде -⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Җилләр куып йөргән чагымның.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Шул болытлар әле дә йөри сыман⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Зәңгәр күктә пароходтай йөзеп.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Болыныңда үскән чәчкәләр дә⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Саклый сыман балачагым исен.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Таныш сукмак. Ялан тәпи шуннан⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Йөгереп йөргән чаклар әле дә истә.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Балачагым, тик бер генә кайтыйм?⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кабул итче мине тик бер кичкә?⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Әбиемнең тәмле чәен эчеп,⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Әкиятен тыңлап килим бер.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Балачакта калган якын дуслар белән⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Качыш кына уйнап керим бер?!⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Балачагым! Сиңа кайтуымны⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Төштә күрәм инде күптәннән.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Хыялымны ак болытка салып⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кайтыр идем. ⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Кайтып булмый, капка бикләнгән.⁣⁣⠀⁣⁣⠀
⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Балачагым! Минем өчен хәзер⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Син еракта калган бер рәшә. ⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Сабыйлыгым көн дә усал тормышның⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Чынбарлыгы белән көрәшә!⁣⁣⠀⁣⁣⠀
Л.Т.Гарифуллина⁣⁣⠀

Видео материалы Балтасинского района Республика Татарстан. Красивое видео Балтаси. Самое интересное видео о Балтасинском районе.

Все самые интересные и свежие видео Балтаси

baltasi.ru