17 нче гыйнвар көнне Балтач мәдәният үзәгендә районыбыз яшьләре арасында “ШаяртабызИч” татар КВН лигасы узды. 9 нчы гыйнвар көнне зона этабында 12 команда, 17 нче гыйнвар көнне финал этабында 9 команда катнашты. Катнашучыларның чыгышларын Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Мөслимова Ленария Радик кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы территорияләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Сагитов Илнур Газинур улы, күп кенә тапшырулар алып баручысы, тамада, шагыйрь Галиәскаров Ринат Әнәс улы, “ӘйдәШаяРТ” татар КВН лигасының җитәкчесе Агдиев Рамил, Балтач район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы бәяләделәр.
Җиңүче командалар:
Гран-при — “Исемсез” командасы Нөнәгәр авылы
1 урын — “Краш” командасы Чепья авылы
2 урын — “Борбаш колбасасы” командасы Борбаш авылы
3 урын — “Кызган таба” командасы Карадуган авылы
Төрле номинацияләрдә җиңүче булган командалар:
- “Иң музыкаль команда” — “Сос.на” командасы Сосна авылы
- “Иң шаян команда”— “Дорга яшьләре” командасы Дорга авылы
- “Иң перспектив команда” — “Алга” командасы Шубан авылы
- “Иң харизмалы команда” — “Нормальный” командасы Норма авылы
- “Иң тырыш команда”— “Смәел борчаклары” командасы Смәел авылы