Бүген өченче мәртәбә кызлар хоккей турниры узды. Әлеге турнир яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән социаль проектлар конкурсында откан грант, Ильшат Шакиров, Ленар Галиев һәм ZOOR-ZOOM оешмасы ярдәме белән үткәрелде.
Кызлар елдагыча матур уен күрсәттеләр. Иң көчле команда исемен «Салавыч» командасы яулады. «Түнтәр» — икенче «Субаш» — өченче урында.
Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Наил улы Садыйков әлеге турнирны республикакүләм авыл районнары кызлар хоккей командалары арасында үткәрергә тәкъдим итте