“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы (+ФОТО)

“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы (+ФОТО)
Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары язгы каникулларын яраткан мәктәбендә уздыруны кулаерак күрә.
2-3 һәм 4-5 нче сыйныфлар арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы уздырыласын белеп, сыйныфташларына көч биреп тору өчен, тулы составта җыелганнар иде алар. Юл йөрү кагыйдәләренең теория һәм практик өлешен эшләгәннән соң, беренче ярдәм курсәтү буенча сорауларга җавап бирү этабын да үттеләр. Укучыларның тырышлыгы бушка китмәде. 2-3 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны 3 нче А сыйныфы яулап алды. 2 нче урында исә 2 нче Б калды. 3 нче урынга исә 3 нче Б сыйныфы лаек булды. 4 нче һәм 5 нче сыйныфлар арасында 1 урынга 5 нче А сыйныфы чыкса, 2 нче урынны 4 нче А укучылары яулады. 3 нче урынга 4 нче Б сыйныфы лаек дип табылды. Афәрин малайлар һәм кызлар! Алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!
“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы (+ФОТО) фото 2
“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы (+ФОТО) фото 3
“Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы (+ФОТО) фото 4
29 марта 2017, 14:28
Автор: МКУ "Управление образования Балтасинского РИК"
Просмотров: 335
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)