"Ак Барс"ның талисманы булган Барсикны "Омск Арена"га кертмәгәннәр

"Ак Барс"ның талисманы булган Барсикны "Омск Арена"га кертмәгәннәр
Бу хакта клубның рәсми төркемендә хәбәр басылды. Сәбәп нидә?

КХЛның яңа регламентына сылтап, «Авангард» хоккей клубы «Ак Барс»ның талисманын уенга кертүдән баш тарткан. Барсик эчендәге кеше «йөзен яшереп, уенны караучы» булып санала икән. Иң кызыгы, Барсикка керү тыелса да, «Авангард» клубының үз талисманына керү рөхсәт ителгән. Имеш, ул уенга караучы буларак түгел, артист буларак килә икән. Менә шундый абсурд. Ни көләргә, ни еларга белмәссең.

Бүген 16:00да «Авангард» — «Ак Барс» ярышы узачак, барыбыз да яраткан командабыз өчен җан атарга ашыгыйк!

Фото: rsport.ru

17 марта 2017, 09:40
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 395
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)