Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. Муса Җәлил

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу;
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр,
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дусыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,
Күпме иде сөйгән иптәшем,
Калдым ялгыз саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!

1942, октябрь

***

Белмәдем

Карашларың ут икән,
Җирдә тиңең юк икән,
Гыйшкың агу, ук икән,
Сизмәдем...
Сизмәдем.
Мин каршыңда чүп икән,
Чүпкә шәфкать юк икән,
Бер сүзең дә күп икән,
Белмәдем,
Белмәдем...

1923

***

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу,
Син ерактан, мин дә ерактан.
Ә күптәнге якын танышлар күк,
Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исемемне дә юньләп белмисеңдер,
Үзең шундый сөеп карыйсың.
Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле
Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,
Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;
Нәрсә җитә менә шундый матур,
Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең
Ялкыныннан шулай кабынып
Яшәү, җирдә гомер ахрынача
Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне
Бәйләде соң аера алмаслык?!
Без сөйләшеп түгел, серебезне
Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын
Шагыйрь йөрәгеме аңламас?
Сөяксез тел кайчак алдаса да,
Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,
Яшерә алмый шатлык яшемне,
Мин кулыңны кысып, чын күңелдән:
—Сердәшем! — дип сиңа дәшәрмен.

Аерса да безне язмыш җиле,
Алып китеп сине еракка,
Киңәшем шул: җирдә иң кадерле
Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән
Канатланса иде күңелләр,
Сөю дымын эчеп бер тамырдан,
Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында
Үтсә иде яшьлек вакытлар.
Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә
Шуннан артык нинди бәхет бар?!

1943, май

***

Бөрлегән

Җыеп кырдән бөрлегән
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм,

Кунак итә гөл генәм
Мине бөрлегән белән.
Белми ләкин иреннәре
Иң өлгергән бөрлегән.

1943, 8 октябрь

***

Була кайчак

Була кайчак гаҗәп күңел каты,
Бернәрсәгә юньләп ис китми.
Үлем җиле исә күңел гөленә,
Яфрагын да ләкин селкетми.

Йөздә бары мәгърур көлемсерәү,
Уйдан ерак дөнья мазасы.
Шул вакытта менә әллә нигә
Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!
Котырыгыз аннан, биегез!
Тик шагыйрьгә кара китерегез
Һәм кулына каләм бирегез!

1943, ноябрь

***

Бүләгем

Тоткынлыкта танышкан бельгияле дустым
Андре Тиммерманска

Кайтса иде гөлләр арасында
Гөрләп үткән көләч көннәрем,
Дускай, сиңа бүләк итәр идем
Илкәемнең иркә гөлләрен.

Бернәрсәм юк минем монда хәзер,
Йортым, бакчам, хәтта иркәм дә.
Гөлләр монда бар да кибеп сулган,
Җирләр монда читләр иркендә.

Тик бар минем кара уйлар белән
Тапланмаган керсез йөрәгем.
Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле
Җыры булсын сиңа бүләгем.

Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс,
Ул яңгырар илнең кырында.
Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә
Чәчәк аткан дуслык турында.

***

Дуска

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?

Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?

Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү.

Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,
Ил битемә минем төкерсә?!

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк минем моңа үчекмәс.
Кешеме мин илем үги иткәч,
Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомеренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан
Арта бара аның яктысы.

Батырлык һәм илгә турылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.

***

Гөл кабере

Өзелеп төште бер гөл сабагыннан
Төньягыннан искән җил белән.
Озакламый җилнең канатына
Төялешеп карлар килделәр.

Мамык карлар гөлгә кәфен булды,
Кабер булды бакча түтәле,
Шунда үскән ялгыз бер ак каен
Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп
Бөтерелә койма буенда.
Гөл уянмас татлы йокы белән
Изелеп йоклый җирнең куенында.

Тик яз килгәч, гөлнең каберенә
Яңгыр явар, уйнар яшеннәр.
Һәм түтәлне тутырып таң алдыннан
Чәчәк атар яңа яшь гөлләр.

Сулган гөл күк мин дә кышны көтәм,
Йоклар өчен ябынып юрганын.
Күңелегездә көлеп чәчәк атар
Минем соңгы йөрәк җырларым.

1943, сентябрь

***

Зөбәрҗәттәй алтын...

Зөбәрҗәттәй алтын, гәүһәр сүзләремне
Түгәм сиңа, син шуны да аңламыйсың.
Ачып бирмәк булам бөтен серләремне,
Син аларны санламыйсың, санламыйсың.
— Ышанмыйм, ди.
Телдә әйтер сүз калмагач,
Җан газабын ничек әйтеп ошатыйм мин?
Ничә әйтеп үзең миңа ышанмагач,
Йөрәгемне ничек ярып күрсәтим мин?

1923


***


Ике йөзле дуска

Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.

1943, 28 ноябрь

***

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм бер бала.
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.

Мин балага киләм:
— Әллә, — димен, -
Звонокка буең җитмиме?
— Җитми шул, — ди.
— Кая, үзем басыйм.
Бернеме, — дим, — әллә икеме?

— Биш, ди.—Басам.
Шуннан бала әйтә:
— Абзыкай, син нинди йөрәкле!
Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
Икебезгә дә бирер кирәкне!

1942, декабрь

***

Назлы сөяркә

Шаһзадәнең иркә сөяркәсе
Әйтте бер көн, назлап сөйгәнен:
—Мине сөйсәң, үтер туганыңны,
Китер ватып яңак сөяген.

Мәхәббәттән аңын җуйган егет,
Кызның күндәм колы шикелле,
Үтерде дә сөйгән ир кардәшен,
Баш сөяген кызга китерде.

Кыз сөякне тутырып агу салды,
Һәм егеткә бирде: — Эч!» диде.
Егет эчте… Гыйшык аның өчен
Бер тылсымлы, серле көч иде.

Дөнья, дөнья… Ул да чын күңелдән

Аны өзелеп сөйгән өченме,

Яшьлегемнең кипкән сөягенә

Салып мина агу эчерде.

***

Сагыну

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!

Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.

Җилбер, җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң, сагынып көткәндә.

***

Ышанма

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?

***

Яралар

Безнең белән бергә авыр йөкне
Күп тарттыгыз, чибәр сеңелләр!
Җиңегездә җылы кан эзләре,
Күзегездә кара сөремнәр!

Яралыны юып бәйләдегез.
Күтәрдегез җиргә ауганны.
Чәчләреннән сыйпап йоклаттыгыз
Походларда йөреп арганны.

Яралылар, сезнең җылы кулдан
Савыгып, кире җиргә бастылар.
Рәхмәт сезгә, илнең иркәләре,
Көләч йөзле, кыйгач кашлылар!

Жиңү белән куып бар кайгыны,
Гөлләр кочып илгә кайттыгыз,
Сөендерде талган күңелләрне
Йөзегездән төшкән яктыгыз!

Тик, сеңелләр, чибәр кыз кардәшләр,
Бик күп әле илдә яралар.
Яраланып ауган зур калалар.
Аналары үлгән балалар.

Авыр сулап яткан таш йортларга
Хәят бирсен җитез кулыгыз.
Терелтегез үлгән шәһәрләрне,
Үксезләргә ана булыгыз!

Батыр каны сеңгән басуларга

Тамсын хәзер алтын тирегез!
Сез җиңдегез яуны,
Җимереклекне,
Бөлгенлекне инде җиңегез!

***

Сөю

Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
— Сөям… — диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» — дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде… Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
— Сөям… — диде, һәм ул иркәсенең:
— Мин дә! — дигән тавышын ишетте.

1943, 30 ноябрь

Хатыны Әминә ханым белән Хатыны Әминә ханым белән
Кызы Чулпан белән Кызы Чулпан белән
19 сентября 2015, 20:26
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 1076
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)