Ял итеп ал - шигырьләр укы! (+ФОТО)

Ял итеп ал - шигырьләр укы! (+ФОТО)
Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», "Сәхнә", «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.

Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.

Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә — Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Фото: tetushi.tatarstan.ru Фото: tetushi.tatarstan.ru

Хатын-кыз ямьсез булалмый

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!

Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!

Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!

23.11.03

Фото: funium.ru Фото: funium.ru

Шигырьне мин үзем язмыйм

Шигырьне мин үзем язмыйм,
Кемдер әйтеп яздыра.
Колакка шигырь пышылдап
Мине юлдан яздыра.

Миңа кемдер әйтеп тора,
Мин язып кына барам.
Тик язып өлгерә алмыйм
Яисә бетә карам.

Ул иң әйбәт шигырьләрен
Әйтеп тора кич-иртән.
Ләкин язып ала алмыйм —
Мин бик начар ишетәм.

Колагыма пышылдаучы
Ходай түгелдер димен.
Ходай әйтеп торса, күптән
Мин Тукай булыр идем.
10.10.03

Фото: vd-tv.ru Фото: vd-tv.ru

Юка иңнәреңнән кочам да…

Мин бер сиңа карыйм, бер үземә…
Без бит элекке дә, түгел дә.
Ни булса да яратабыз әле
Бер-беребезне без бүген дә.

Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли
Әле һаман яна ич йөрәк.
Картаясы килми — киресенчә,
Яратасы килә көчлерәк!

Гашыйклар ул картаймаска тиеш…
Йөрәк аңлый, акыл аңламый.
Мин кайсына булырга да белмим —
Кайсы алдый, кайсы алдамый?

Үксез сабый төсле үксим кайчак,
Юка иңнәреңнән кочам да…
Күз яшьләрең белән битне юам,
Үз яшьләрем белән кушам да.

Ә картлык ул килми, килми әле —
Без белмибез аны бар дип тә.
Күңел генә никтер бик еш тула…
Болай үзе бар да тәртиптә.

9.11.03

Фото: pfrf.ru Фото: pfrf.ru

Минме?

Күкрәгемдә гомер буе
Минме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да йөртәчәкмен –
Дәрт әле дә бетмәгән!

Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен –
Әле тир дә кипмәгән!

Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен –
Ялга вакыт җитмәгән.

Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен –
Гомер әле үтмәгән!

4.11.03

Фото: photosight.ru Фото: photosight.ru

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

21.01.03

Фото: cihm.ru Фото: cihm.ru

Беләм мин үзем генә…

Ничә көн инде докторлар
Тикшерә йөрәгемне.
Тыңлыйлар, тын алдыралар –
Бирәләр кирәгемне!

Тегеләй итеп карыйлар,
Болай итеп карыйлар.
Даруын да эчерәләр,
Уколын да кадыйлар.

Көн саен кардиограмма,
Көн саен УЗИ карый.
Ә мин тыныч кына ятам:
Карагыз, ярый, ярый.

Барысы да әйбәт, диләр,
Барысы да урында.
Докторлар белә барсын да
Минем йөрәк турында.

Әллә чынлап та аңлыйлар,
Әллә инде алдыйлар…
Юк, йөрәкнең ник янганын
Алар белә алмыйлар.

Бирсен инде докторларга
Сабырлык, түзем генә…
Ә йөрәкнең ник янганын
Беләм мин үзем генә.

8.10.03

30 ноября 2016, 11:02
Источник: Шигърият.ру
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 416
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)