Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО)

Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО)
Чынлыкта, ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтач муниципаль районы буенча 4 нче утырышы үтте.

Чарада Казан кунаклары — Яшьләр иҗтимагый палатасының председателе Илдар Суфияров һәм аның урынбасары Альберт Карпов та бар иде. Алар һәр авыл җирлегеннән җыелган авыл яшьләрен социаль проектлар, аларны ничек әзерләү, нинди грантлар отарга мөмкин булу белән, Яшьләр иҗтимагый палатасының эшчәнлеге белән таныштырды. Шул ук вакытта Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтачтагы бүлеге председателе Раил Садыйков, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов та Балтачта яшьләр белән нинди эшләр башкарылу турында исәп тотты, агымдагы елга эш программасын тәкъдим итте. Норма авылының «Яшьләр-ONLINE» төркеме вәкиле Салават Мөхәммәтов та үзләренең икееллык эшчәнлекләре белән таныштырды һәм яшьләрне район табигатенә, тирә-якка игътибарлырак булырга чакырды.

Утырыштагылар бертавыштан районның агымдагы елга эш программасын кабул итте. Күпләр бу очрашудан үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды. Киләчәктә социаль проектлар тәкъдим итүче инициатив егет-кызларыбыз да булыр дип ышанып калыйк.

Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 2
Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 3
Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 4
Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 5
Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 6
Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты (+ФОТО) фото 7
25 марта 2017, 18:45
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 387
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)