ОСАГОдагы үзгәрешләрдән соң, яңа автомобильләр гарантиясез калырга мөмкин. Тагын берничә момент үзгәрәчәк...

ОСАГОдагы үзгәрешләрдән соң, яңа автомобильләр гарантиясез калырга мөмкин. Тагын берничә момент үзгәрәчәк...
РФ Дәүләт Думасында икенче укылышта ОСАГОдагы үзгәрешләр законпроекты кабул ителде. Үзгәрешләр буенча, страховой (алга таба - иминиятләштерү) түләү туктатылачак. Башка үзгәрешләр дә бар.

Юл-транспорт һәлакәте очрагында, иминиятләштерү буенча акча түләү туктатылачак, аның урынына машинаны ремонтка кертү каралган. Монда бер мөһим момент бар — ремонтка кертү урынын иминиятләштерү компаниясе тәкъдим иткән исемлектән генә сайлап булачак.

Тагын бер мөһим үзгәреш — кулланышта 2 елдан артык булмаган машиналар гына рәсми дилерларга ремонтка җибәрелә, ә 2 елдан артык булганнар гадәти сервиска юлланачак. Кайбер дилерлар сатып алучыларына 4-5 елга кадәр гарантия биргәнен искә алсак, закондагы үзгәрешләр буенча, 2 елдан соң бу гарантия гамәлдән чыга.

Шул рәвешле, юл-транспорт һәлакәтеннән соң, машинаның язмышы иминиятләштерү компаниясе кулында булачак. Алар нинди сервислар белән килешү төзегәннән, ремонтның никадәр сыйфатлы ясалуы тора бит.

17 марта 2017, 11:36
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 188
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)