Татарстанда ришвәтнең уртача күләме билгеле!

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме билгеле!
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь аенда ришвәт күләме ачыкланган.

Шушы вакыт эчендә ришвәтнең уртача күләме 105 мең булуы мәгълүм. Бу хакта бүген узган брифингта Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең коррупциягә каршы тору бүлеге мөдире Ринат Акчурин хәбәр итте.

Ел барышында республикада 993 ришвәт бирү очрагы теркәлгән, алар 323 миллонлык зыян салган. Ришвәт бирү күбесенчә икътисад өлкәсендә, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм белем бирү өлкәсендә күзәтелә икән.

Ни дисәң дә, барыбыз да бар нәрсәне акча хәл итүен аңлыйбыз. Ришвәткә каршы никадәр көрәш барса да, ул, нигәдер бирешергә теләми.

26 октября 2016, 17:03
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 424
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)