Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат (+ФОТО)

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат (+ФОТО)
Кичә аның хәле авыр булу хакында хәбәр булды.

Ислам Кәримовны Сәмәркандта ата-бабалары белән янәшә каберлектә күмгәннәр. Ул 78 ел гомеренең 27сен президент вазыйфасында үткәргән. Советлар Союзы таркалганчы ук Үзбәкстан башлыгы булган Ислам Кәримов, бу постта яңа заман шартларында да хезмәт куйган. Шуның белән дә ул тарихка кереп калачак.

Үзбәкстан халкы өчен бу зур югалту. Ничә буын аның идарәсе вакытында тәрбияләнгән, ил халкы аны туганнары кебек күрүләрен белдерә.

Исегезгә төшерәбез, Ислам Кәримовның Олимпиадада җиңү яулаган спортчылар өчен оештырылган банкетта кинәт хәле авырайган иде. Төнлә ул аңын югалткан. Шуннан соң хәле авырлашты һәм ул күзләрен мәңгегә йомды.

Үзбәкстанда ил башлыгын югалту буенча 3 көнлек траур билгеләнгән.

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат (+ФОТО) фото 2
Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат (+ФОТО) фото 3

Фото: ru.sputnik.az

rsute.ru

3 сентября 2016, 20:04
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 715
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)