Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафатмы, исәнме?

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафатмы, исәнме?
Берничә көн элек аның үлүе хакында ялган хәбәрләр таралган иде. Бу хәбәрләрне Үзбәкстан хакимияте кире какты.

Ислам Кәримовка узган шимбәдә инсульт булды. Бүгенге көндә аның хәле авыр. Бу хакта Үзбәкстанның Министрлар кабинеты хәбәр иткән. Әмма аның үлеме хакында әлегә рәсми мәгълүмат юк.

Ислам Кәримовның Олимпиадада җиңү яулаган спортчылар өчен оештырылган банкетта кинәт хәле авырайган. Төнлә ул аңын югалткан.

Үзбәкстан башлыгына 79 яшь. Ул әлегә Совет чорыннан соң президент вазыйфасында иң озак хезмәт куйган кеше — 25 ел дәвамында ил башлыгы булган.

Фото: chto-proishodit.ru

2 сентября 2016, 17:52
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 600
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)