Бүген Путин белән Эрдоган очраша

Бүген Путин белән Эрдоган очраша
Төркия белән урнашкан салкын мөнәсәбәтләр әкренләп булса да җылына бара. Бүген ике ил башлыгы уртак тел табу максаты белән күрешә. Исегезгә төшерәбез, бу очрашу турында Рәҗәб Таиип Эрдоганның бәреп төшерелгән СУ-24 очкычы өчен гафу үтенүеннән соң сөйләшү башланды.

Ил башлыклары ни сәбәпле күрешә? Әлбәттә, ике ил арасында үзара мөнәсәбтләрне, икътисадый һәм сәяси элемтәләрне яңарту өчен. Матбугат чаралары Путин белән Эрдоганның очрашуы үзара кул бирешүдән башланды дип белдерә.

Россия президенты В.В.Путин үзе бу хакта болай дип белдергән:

— Төркия лидерының Россиягә визиты соңгы арада бик түбән дәрәҗәгә тәгәрәгән мөнәсәбтләрнең яңаруы турында сөйли.

Төркиядәге дәүләт переворотыннан соң Төркия башлыгына хәл белү һәм ярдәм итү теләге белән хәбәргә чыккан кешеләрнең беренчесе дә В.В.Путин булган. Ул үзе бу хакта әйткән.

Рәҗәп Таиип Эрдоган да әлеге очрашудан күпне өмет итүен, ике арадагы салкынлыкны юк итүне көтүен белдергән.

Фото: topre.ru

9 августа 2016, 15:16
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 507
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)