"МИН - АВЫЛ БАЛАСЫ" ПРОЕКТЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ КУНАГЫ (+КҮП ФОТОЛАР)

"МИН - АВЫЛ БАЛАСЫ" ПРОЕКТЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ КУНАГЫ (+КҮП ФОТОЛАР)
Бүгенге әңгәмәдәшем белән мәктәп елларыннан бирле танышбыз. Аннан һәрчак позитив бөркелеп тора. Бер шаян сүз, мәзәк белән көлдермичә калмый. Кем ул дисезме? Салавыч авылы егете - Алмаз Фәргать улы Мөхәммәтҗәнов. Ул 2015 нче елда Казан Дәүләт Аграр Университетының агроном дипломы белән тәмамлаган.
"МИН - АВЫЛ БАЛАСЫ" ПРОЕКТЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ КУНАГЫ (+КҮП ФОТОЛАР) фото 2

— Алмаз, алдагы әңгәмәдәшләремнән сине әле шактый яшь булуың аерып тора. Казан сагындырамы?

— Хех, сагындырса барабыз да кайтабыз, монда гына бит ул! (елмая) Чынлыкта, алай сагынганым юк!

— Авылга кайтып эшләячәгеңне кайчан хәл иттең? Әтиеңнең, абыеңның авыл җирендә яшәп, эшләве моңа берәр ничек тәэсир иттеме?

— Мәктәптә укыган вакытта ук хәл иткәнмендеравылда эшләп яшәячәгемне. Әтием, абыем мисалы әлбәттә тәэсир итте. Нәселем тамырлары авылга бәйле икән, туганнарым авылда эшләп яши икән, нигә миңа аны дәвам итмәскә ди?!

Күптән түгелге семинардан бер истәлек Күптән түгелге семинардан бер истәлек
Студент еллары Студент еллары

— Алдагы әңгәмәдәшләремнең берсе: «Авылга күченеп кайту-кайтмау күңел тартудан тора», — дип, үз теориясен сөйләгән иде. Әменә синеңчә дипломлы яшь белгеч гадәти авыл җиренә кайтуны нәрсә тәэсирендә сайлый?

— Мин бик килешәмбу теория белән! Кечкенәдән авылдаэшләп, уйнап үстем, мәктәптә укып йөргәнелларда ук колхозның төрле эшләрендәкатнаштым! Бигрәк тә 7 сыйныфтан башлап амбардаурып-җыю вакытында эшли идем, профессияне сайлаганда да шушы юнәлешкә басымясаганмындыр дип уйлыйм. Аннары тагын якыннарым да тәэсир ясагандыр, нигә миңа читтә эшлэп яшәргә ди әле?! Башкаларның да киләчәген авыл белән бәйләвешушындыерак сәбәпкә барып тоташа дип уйлыйм.


— «Миннән булмый, китәм», — дигән авыр минутларың буламы? кемнән киңәш сорыйсың?

— Әлегәандый минутларым булганы юк. Ә киңәшкә килгәндә, күп киңәшемне әти-әниемнән сорыйм, алар начарга әйтмәсләр!

Теләчедә практика узган вакытлар Теләчедә практика узган вакытлар

— Дусларың: «Алмаз, шәһәрдә кал, авылда акча юк, эш юк», — кебек сүзләр әйтмәделәрме?

— Әйе,әйттеләр.“Кайтма авылга, шәһәрдә кал”,- диючеләр шактый күп иде. Әмма үз фикеремнән кирекайтмадым.


— Эштән арып кайткач, ничек ял итәсең? Буш вакытыңны ничек уздырырга яратасың?

Эштәнарып кайткач, күбесенчә, якыннарым, туганнарым һәмдусларым беләнн булырга тырышам. Абыемның улы – нәни энекәшем бар минем, эштән кайтканны ул көтепала, кичләрен аныңбелән чана шуып, саф һавадайөреп керәбез. Авылдатөрле чараларда, концертларда катнашам. Буш вакытым тик ятып узмый.


— Сине мәктәптән үк сәхнәдә күреп беләм. Җырлау сәләте кемнән күчкән? Эш көнең дә җырлап кына узамы?

— Бабайның бер туганнары җырларга яраткан дип беләм,җыр сәләте бәлкишулардан күчкәндер, төгәл әйтә алмыйм. Ә эштә төрле чак була инде: кайвакыт кычкырып җырлап җибәрәсе килсә, кайвакытутырып уйланасы килә.

Соңгы звонок, соңгы дәрес... Соңгы звонок, соңгы дәрес...

— Син әле яшь егет, кызлар белән дэ аралашасың. «Авылда яшәячәкмен», — дигән сүзеңне ишеткәч, кызларның реакциясе нинди?

Кызлар алар үзләренә күрә бер кызык кешеләр инде. Кайберсе борынын җыера, кайсы«ммм, ярар, молодец», ди. Күп таныш кызлардан ишеткәнем бар: «Кайтыр идек авылга, эш юк», — диләр.


— Алмаз, әгәр авылыңа багышлапбер җыр җырла әле дисәләр, ул нинди җыр булыр иде?

Үземнеңбер концертта җырлаган җырымның сүзләре, бигрәк тә 3 нче куплеты ошый:

Әй, туган як, су буйларым,

Сандугачлы талларым.

Сездә генә дәватаба

Сагышланган җаннарым.

Кайларда гына йөрсәм дә

Күңлемдәтуган ягым.

Кайгы-хәсрәтлечагымда

Сабырлык бирер тагын.

Китмим инде чит җирләргә

Калам туган ягымда.

Бәхет гөлен үстерергә

Язган миңашушында!

"МИН - АВЫЛ БАЛАСЫ" ПРОЕКТЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ КУНАГЫ (+КҮП ФОТОЛАР) фото 3
Яраткан машинасы (Илназ Габдрахмановтан калышып булмый) Яраткан машинасы (Илназ Габдрахмановтан калышып булмый)
"МИН - АВЫЛ БАЛАСЫ" ПРОЕКТЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ КУНАГЫ (+КҮП ФОТОЛАР) фото 4

Балтаси.рудан блиц-сораштыру (уены-чыны бергә)

  • Блондинкамы, брюнеткамы? — аңа гына калса, буятып та була бит аны, болай брюнеткалар ошый (КЫЗЛАААР, Алмазның йөрәген яуларга ашыгыгыз!)
  • Нәрсә чыгырыңнан чыгара? — өсте өстенә өйрәтеп торулары һәм кыш көне кызларның башына киеп йөрмәүләре.
  • Күңелеңне яулый алырдай кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? — Минем күңелне яулый белергә тиеш. Чиста, пөхтә һәм акыллы булуы мөһим. Ашарга хәзер кафеларда да тәмле пешерәләр:-)
  • Үз эшеңне 5 сыйфат белән сурәтлә әле? - Авыр, күңелле, җаваплы, кызык, файдалы.
  • Хыялың? — Атказанган агроном исеме алу!
19 февраля 2016, 19:48
Автор: Ландыш Гарифуллина
Просмотров: 1660
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)