"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО)

"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО)
Әлеге әңгәмәдәшем белән кайчан танышканны да хәтерләмим. Әмма аның һәрчак ихлас елмаеп исәнләшүе, ерактан ук күреп сәлам бирүе гел сокландыра иде. Таныш булыгыз: бүгенге әңгәмәдәшем - Илназ Рафил улы Габдрахманов.
"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО) фото 2

— Илназ, бүгенге көндә нинди вазыйфа башкарасың? Эш урыныңда укыган белемнәреңнең кирәге чыгамы?

— Әлбәттә. 5 ел буе укыганым юкка булмады. Агроном белеме алдым һәм, бәхетемә, шулвазыйфада эшлим дә.“Сосна” җәмгыятендә орлыкчылык буенга агроном вазыйфасын башкарам.

Уку йортын бетерепкайткан яшь белгечләр, эшли башлагач, шактый кыенлыклар белән очраша. Эш тәртибенә төшендерүчеләрең кемнәр иде?

— Дөрес әйтәсең, уку белән эшләү бер үк нәрсә түгел. Укыганда бар да җиңел һәм гади кебек, тик эш барышында төрле хәлләр килеп чыга. Үземнеңостазым дип җәмгыятебезнең баш аграномы Ифрат Әнвәр улы Сафиуллинны һәм җитәкчебез Фирдәвес Габдулла улы Ситдыйковны атыйм. Алар үзләренең төпле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп тордылар.

— Бөтен әңгәмәдәшләремә дә бирә торган соравымбар: авылда калуыңның сәбәбе?

— Беренче чиратта, мине туган нигезем тартты. Дусларым,туганнарым, иң мөһиме – әти-әнием биредә бит. Икенчедән, кечкенәдән авыл җирлегендәге төрле эшләргә актив катнаштым: башта комбайнда ярдәмче булып эшләдем, үсә төшкәч,амбар хуҗалыгында да хезмәт куйдым. Өченчедән, ыгы-зыгы яратмыйм. Миңа тынычлык, гади авыл тынычлыгы ошый.

Ярминкәдән бер истәлек Ярминкәдән бер истәлек
Хезмәттәшләре белән Хезмәттәшләре белән

— Берәрсе синнән: «Авылның 5 өстенлеген әйт әле?»- дип сораса, җавабың нинди булыр иде?

— Бераз кабатланырмын, шулай да 5 өстенлек дип түбәндәгеләрне саныйм:

  • Саф һава! — иркен сулыш алып була;
  • Әти-әнием, дусларым янәшәмдә;
  • Гаилә корыр өчен уңай мохит -балаларым табигатькә якынрак була, сау-сәламәт үсү өчен димәк нигез бар;
  • Җиләк-җимеш, яшелчә үз бакчаңда үсә –экологик чиста;
  • Җан тынычлыгы.

— Эштән кала, спорт белән дә мавыгуыңны беләм. Спорт дөньясы күпләр күңелсез дип санаучы авылдагы тормышка берәр ничек тәэсир итә дипуйлыйсыңмы?

— Спорт белән яшим дисәм дә була. Бер атна хоккейда турнир ярышларында катнашсак, икенче атнагаБалтач хоккей лигасы ярышларында көч сынашабыз. Дусларымның күбесе хоккей уйный, шуңа ярышлар минем өчен аралашу, күрешү урыны да әле. Кичләрен дә тик ятмыйбыз. Авыл спортзалына җыелып, волейбол уйныйбыз. Яшьтәшләремнең күпчелеге шәһәрне сайламады. Шәхсән, авыл тормышын күңелсез дип әйтүләре белән килешмим.

"Хоккей - яшәү рәвешем", - ди Илназ. "Хоккей - яшәү рәвешем", - ди Илназ.
"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО) фото 3
"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО) фото 4

— Югары уку йортын тәмамлап, авылга кайткан белгечләргә төрле ярдәм программалары эшли. Син ул программага эләктеңме?

— Армиядән кайтып (Авт. 2013-2014 елларда армиядә хезмәт иткән),эшли башлауга 160 мең күләмендә акчалата ярдәм алдым. Өйләнеп яши башалагач, программа нигезендә, күбрәк ярдәм каралгандип беләм.

— Кайчан өйләндерәбез соң сине?

— Алла бирса, яраткан кешем укуын тәмамлауга “камыткиярмен” дип уйлыйм.

Билен кысып буган диләр, Бигерәк уңган диләр... Билен кысып буган диләр, Бигерәк уңган диләр...

— Илназ, синең будильник кайчан шалтырый? Көне буе ниләр эшлисең?

— Хәзергә көнем 5.30 да башлана. Җәйкөннәрендә тагында иртәрәк. Әле читтәге басуларга барасы булса, 3тә үк торып чыгып киткән чаклар да була. Чәчү, урып-җыю вакытларында, печән өстендә озак йоклап ятып булмый. Төрле хезмәтләр башкарырга туры килә: кайвакыт ашарга да йөртәм, учетчик та булып эшлим, печән җибәрепторам… Гомумән, тик утырган юк.

— Эшеңдә авырлыклар булмый калмагандыр, ничек җиңдең аларны?

— Авырлыклар алдында туктап кала торган кеше түгел мин.Башкаларга да шуны киңәш итәм.

— Син авылдагы тормыштан бик канәгатьник башкалар кайтмый икән? Кайтучыларның сәбәбе ни дип уйлыйсың?

— Кайтмауның сәбәбе дип, район үзәгеннән ерак булу, юлларның начарлыгын әйтер идем. Ә кайтучыларның сәбәбе – үзләрендә, йөрәкләрендә. Аны сүз белән аңлату кыен. Кеше үз тормышын үзе төзи дип уйлыйм. Авыл хуҗалыгыбуенча укучыларга кайтырга, рәхәтләнеп эшләргә киңәш итәм!

"МИН-АВЫЛ БАЛАСЫ": ЧИРАТТАГЫ ӘҢГӘМӘ! УКЫ, БЕЛ, КҮР! (+БИК КҮП ФОТО) фото 5

Блиц-сораштыру

  • Сөйгән яры — бааар! Бик яратам аны!
  • Авыл, печән, җәй...(дәвамы кирәк) — йокысыз төннәр, су буе, рәхәтлееек!
  • Нәрсәне, ач булса да, ашамас иде — кәбестә пирогы...
  • Иң яраткан ризыгы — әнием пешергән барлык ризыкларны бик яратып ашыйм!
  • Чит ил машинасымы, безнең илнекеме? — әлбәттә, минем яраткан УАЗым!

менә ул Илназның яраткан УАЗы:-) менә ул Илназның яраткан УАЗы:-)
авылда сөенеп яшәүче Сосна егете менә шушы булыр авылда сөенеп яшәүче Сосна егете менә шушы булыр
12 февраля 2016, 19:54
Автор: Ландыш Гарифуллина
Просмотров: 1472
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)