ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО)

ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО)
Проектыбыздагы тәүге әңгәмәне Карадуган авылы егете Раил Рамил улы Сәгъдиев белән әзерләргә булдык. Авыл җирендә аның кебек актив яшәү рәвеше алып баручыларны сирәк очратабыз: эшендә тырышып эшли, хоккей, футбол, волейбол, көрәш ярышларында катнаша, спектакльләрдә дә кызыклы рольләр башкара...
ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 2

— Раил, авылда эшли башлавыңа ничә ел?

— Мәктәптә укыганда ук, каникуллар вакытында, колхозда төрле эшләрдә катнаша идем. Чын-чынлап эшли башлавыма быел 4 ел булды.

Яшьләр авылдан кача, ә син авылны сайлагансың. Моңа нәрсә этәргеч булды?

Төп этәргеч – авылны яратуым. Беләсеңме, авыл миңа бик якын. Үземне бөтен йөрәгем-тәнем белән авылга береккән кеше дип саныйм. Авылда бит саф һава, ирек,үз йортың… Яшьләр авылдан нигә качамы? Минемчә, кеше эш җитмәүдән дә, эш таба алмаудан да шәһәргә китми, барысы да күңел кайда тартылудан тора.


Күңел кайда тартылуны син ничек аңлатып бирәсең?

Бик гади. Авылда калган кеше авылда кала инде ул. Тафталогик җөмлә килеп чыкса да, аның мәгънәсе югалмый. Авылда калган кешене шәһәр, гомумән, кызыксындырмый. Шәһәргә китеп тә, авылны сагынучы кешеләр бар. Алар барыбер тора-бара кире кайта, чөнки күңеле ятмый аның ыгы-зыгылы тормышка, аңлыйсыңмы? Менә мин үземне шәһәрдә күзалдыма да китерә алмыйм.

<o:p></o:p>

<o:p></o:p>

ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 3

— Синең фикер кызыклы. Ә менә күңел кайда тартылуны кеше кайчан аңлый? Авыл баласының күңеле шәһәргә ничек тартыла башлый икән?

-Авыл синең өченме, юкмы икәнлеге Казанда торып, укый башлауга сизелә. Максимум 2 курста, минемчә, яшь кеше алда куелган сорауга җавап таба. Бу өйгә кайтасы килү теләге генә түгел, аннан да көчлерәк.Үзеңне шәһәр белән бербөтен итеп тоймау дип әйтимме...


— «Авылда тормыш күңелсез, күңел ачу чаралары җитми», — дигән киң таралган фикер белән килешәсеңме? Кирәкме төнге клублар һәм шуңа охшаш оешмалар авыл җиренә?

— Минем беркайчан да бу фикер белән килешкәнем юк. Күңел ачу чаралары кирәксә, шәһәр якын бит. Авыл җирендә кирәк дип уйламыйм. Мондагы тынычлыкны бозу гына булачак.

-Сине районда уздырылучы төрле форумнарда еш күрәм. Спектакльләрдә уйнап йөрүең дә сер түгел. Кайчан башланды сәхнәдәге тормышың?

— Армиядә хезмәт итеп кайтканны гына көткәннәр минем (Авт. 2011-2012 нче елларда хәрби хезмәтен үтәгән), клубка спектакльдә катнашырга чакырдылар. Ризалаштым. "Әстәгәфирулла!" спектакле иде ул. Шуннан чакырсалар, катнашмый калганым юк. Быел да спектакль әзерлибез. Әлегә исеме сер булып калсын.

<o:p></o:p>

"Әстәгәфирулла!" спектакленнән бер мизгел "Әстәгәфирулла!" спектакленнән бер мизгел

— Раил, хоккей уйнавыңны да беләм. Тагын нинди спорт төрләре белән кызыксынасың?

— Хоккейдан кала волейболга, футболга, көрәшкә һәм башка төрләргә дә теләп катнашам мин. Хоккейны мәктәп вакытыннан бирле уйныйм. Авылда калучы яшьләргә дә спортка вакыт табарга киңәш итәм. Әти-әниләргә дә мөрәҗәгатем бар: балаларыгызның компьютер алдында утыру вакытын чикләгез. Соңгы араларда бар җирдә вирус йөри, грипп аяктан ега, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Көне буе урамга чыкмаган, саф һава суламаган балага ничек чир эләкмәсен инде?! Без кечкенә чакта, балалар бакчасына чана белән тартып алып бара иделәр, ә хәзер әти-әни баласын машина белән генә йөртә. Өйгә кайтып та керми, көне-төне саф һавада уйнадык. Шуңа безнең буын сәламәт дип саныйм. Хәзерге балаларның күбесе — интернет корбаннары.

ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 4
ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 5
ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 6

— Әти-әниләр балаларын шәһәргә «куа». Авылда калма берүк, дип үстерә. Синең балаларга моның ише сүзләр ишетергә туры киләчәкме?

— Юк, алла бирса, аңарчы авылда да бөтен уңайлыклар булыр дип уйлыйм.

Раил, җанлы әңгәмәң өчен рәхмәт! Авыл өчен җаны-тәне белән янып йөрүең дә сокландыра. Уңышлар сиңа!

— Рәхмәт!

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

  • Чынга ашмаган хыялы — өйләнү (Авт. якын киләчәктә чынга ашырырга сүз бирде).
  • Нинди эшкә мәңге ризалашмас иде — өйдә эшсез утыруга.
  • Очрашып йөргән кешесе бармы? — әлегә юк (Авт. кызлаааар, бер дигән егет Сезгә!)
  • Яраткан төсе — яшел.
  • Яраткан ризык — мантый
  • Алган белемең кирәк булдымы? — әлбәттә! (Авт. 2011 елда Казан аграр университетының агрономик факультетын тәмамлаган).
ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ! //МИН -АВЫЛ БАЛАСЫ (+БИК КҮП ФОТО) фото 7
5 февраля 2016, 18:43
Автор: Ландыш Гарифуллина
Просмотров: 1393
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)