Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО)

Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО)
Кичә Нөнәгәр урта мәктәбендә "2017 - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан оештырылган "Балалар табигать белән гармониядә" дип исемләнгән регионара форум узды.

Әлеге чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы, якташыбыз, Нөнәгәр егете Фаяз Шакиров, әлеге министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР Урман хуҗалыгы министры вәкилләре, ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре күрше-тирә районнардан, Мари-Эл республикасыннан мәртәбәле шәхесләр һәм форумда фәнни-эзләнүле эшләр белән чыгыш ясарга килгән укучылар катнашты.


Нөнәгәр укучылары кунакларны милли киемнәрдән киенеп, «тере» коридор аша үткәреп, ипи-тоз белән каршы алдылар. Тантаналы ачылыштан соң концерт номерлары, экология темасына багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Ә аннан соң кабинетларга бүленеп, секцияләр эшчәнлеге башланды.

Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО) фото 2
Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО) фото 3
Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО) фото 4
Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО) фото 5
Нөнәгәр урта мәктәбендә регионара форум узган (+ФОТО) фото 6
28 апреля 2017, 11:00
Источник: Рәсми Балтач
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 379
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)