Мәдәният

12:15, 17.03.17 |
Шимбә көнне КВН ярышы уза: кайда һәм кайчан? (+ФОТО)

"Бамбарбия!Киргуду! исемле район КВН ярышының чираттагы зона этабы узачак. Теләге булган һәркемне 18 март көнне Чепья мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә көтеп калабыз! Керү ирекле.

13:22, 15.03.17 |
"Евровидение-2017"гә кем барасы билгеле! (+ВИДЕО)

Шушы көннәрдә генә Россия данын яклаячак җырчы ачыкланды.

08:15, 14.03.17
Җырчы Илназ Гарипов әнисен югалтты...

Җырчы Илназ Гариповның әнисе каты авырудан соң арабыздан китеп барды. Кичә аны туган ягында җирләделәр.

07:36, 14.03.17 |
Арчалар якташлар очрашуы үткәрә

6-7 апрельдә Татарстанның Арча районы якташлыгы Казанда “Арчалар – ут күршеләр кунак җыя” дип исемләнгән зур концерт-тамаша үткәрә.

13:41, 13.03.17 |
Азат-Алсу Фазлыевлардан яңа клип! (+ВИДЕО)

ZoorZoom егетләре җәен әлеге җырлы гаиләнең клибын төшерде. Аларның хезмәт нәтиҗәсе - хәзер телеэкраннарда. Карагыз, танышларыгызны күрерсез бәлкем! Ә инде Сезнең дә туган көн, юбилей, туй ише мәҗлесегезне яисә клибыгызны фото, видеога төшерү кирәк икән - аларга мөрәҗәгать итә аласыз. Клиптагы сыман, бар да югары сыйфатлы һәм зәвыклы булачак!

16:53, 12.03.17 |
Яңгул егетләре ник хатын-кыз булып киенгән? (+ФОТО)

11март көнне Яңгул мәдәният йортында ир-егетләр көче белән "Без бэхетле бары сезнең янда" дип исемләнгән концерт гөрләп узды.

20:43, 11.03.17 |
Субаш үзешчәннәре район сәхнәсен яулап алды (+ФОТОрепортаж)

Зал шыгрым тулы. Әлбәттә, Субаш авылы үзешчәннәре районда концерт куйганда, башкача булырга да мөмкин түгел.

14:39, 09.03.17 |
Азат Абитов сәхнәдә ни өчен елап җибәргән? (+ВИДЕО)

Күптән түгел генә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Азат Абитовның Казанда тәүге концерты узды. Азат сәхнәдә... елап җибәрде!

14:39, 08.03.17
ГҮЗӘЛ ТУТАШЛАР, БӘЙРӘМ БЕЛӘН!

Балтачның матурлардан - матур, гүзәлләрдән-гүзәл хатын-кызлары!

08:45, 07.03.17 |
КЫЗЛАРНЫ ШАККАТЫРЫП – ЕГЕТТӘН ТАТЛЫ БҮЛӘК! (+ВИДЕО)

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә дә озак калмады. Иң яхшы бүләк нинди дип баш ватасызмы? Әлбәттә, үз кулларың белән ясалганы. Бигрәк тә татлы бүләк булса.

09:45, 02.03.17
"Әй, абзый, шырпың бармы?"

Менә шундый сүзләр искә төшә бүгенге бәйрәм турында ишеткәч.

14:17, 26.02.17 |
"SOS.NA" командасының "Пет-пет" җыры (+ВИДЕО)

Кичәге КВНнан бер видеомизгел.

20:08, 25.02.17 |
"Бамбарбия!Киргуду!": КВНның бүгенге зона ярышыннан ФОТОмизгелләр (+ФОТО)

Балтач мәдәният йорты шыгрым тулы: үзешчәннәр чыгышын карарга төрле авыллардан КВН яратучы халык җыелган.

16:23, 22.02.17 |
Альберт Нурминский белән ЭКСКЛЮЗИВ әңгәмә! "Бу пропаганда түгел, барысы да закон кысаларында"... (+ФОТО, +ВИДЕО)

Альберт Нурминский (Шәрәфетдинов) Балтач районы, Норма авылы егете. Кешеләргә ихтирам белән каравы, сөйләшкәндә гел ягымлы елмаюы, урынлы һәм кызыклы сүзләре игътибарны җәлеп итә. Ул рэп жанрында (рэпның башлангычы булган иң чиста һәм туры юнәлешендә) иҗат итә. Рэпларының үзәгендә - урам малайлары тормышы. Аның белән эксклюзив әңгәмәне Сезгә дә тәкъдим итәбез.

14:32, 20.02.17
Хикәя яз һәм 10 000 сум акча от!

«Казан утлары» ачык конкурс игълан итә.