Бүген Үзәк паркта узачак күңел ачу чараларына көтеп калабыз!

Бүген Үзәк паркта узачак күңел ачу чараларына көтеп калабыз!
22 августта "Россия флагы көне" уңаннаен, "Балтач" ял паркында район мәдәният үзәге хезмәткәрләре бәйрәм концерты тәкъдим итә. Яшьләр эше, спорт бүлеге, "Хыял" яшьләр үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы тарафыннан балалар өчен кызыклы ярышлар, спорт уеннары, универсаль спорт мәйданчыгында егетләр һәм кызлар арасында стритбол, ягъни "урам баскетболы" оештырылачак.
Шулай ук «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәге яшьләре дә әлеге чарада актив рәвештә катнашыр дип көтелә. Ә «Хыял» яшьләре флешмоб үткәрәчәк.

Бәйрәмне ачу тантанасы 18.00 сәгатьтә була.

Рәхим итегез!!!
22 августа 2017, 11:08
Источник: Рәсми Балтач
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 309
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)