Һава-десанты гаскәрләрен бәйрәм белән!

Һава-десанты гаскәрләрен бәйрәм белән!
Русиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне буып 1930 елның 2 августы санала. Шул көнне Воронежта үткән Мәскәү хәрби бүлгесенең хәрби өйрәнүләрдә 12 кеше парашютлы десант бүлекчәсе тактик биремен башкару өчен десантланган. Быел һава-десаенты гаскәрләре оешканга - 85 ел.

Аларны «зәңгәр беретлылар», «канатлы пехота» дип тә атыйлар. Һава-десанты гаскәрләре армиянең элитасы санала. Әмма нинди көчле һәм сокландыргыч элита! Буй-буй тельняшка киеп, горур атлап йөрүләре сокландыра. Курыкмыйча парашюттан сикерүләре дә мактауга лаек. Һава-десанты гаскәрләрендә хезмәт итү турында күпләр хыяллана, тик анда физик яктан иң көчлеләрне, пәһлеван гәүдәлеләрне сайлап алалар.

Зур сайлау үтеп лаеклы хезмәт күрсәткән зәңгәр беретлы райондашларыбыз! Җирне генә түгел, күкләрне тәртиптә тота алуыгыз зур батырлык. Сез — армиянең горурлыгы, Ватанга тугрылык үрнәге. Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәвегез, башка үрнәк булуыгыз, хәрби антка тугры калуыгыз өчен бездән рәхмәт сүзләре кабул итеп алыгыз! Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз булсын! Хезмәт итүчеләргә исән-сау өйләренә кайту насыйп булсын! Бәйрәм белән!

ВДВ өчен! За ВДВ!

Һава-десанты гаскәрләрен бәйрәм белән! фото 2
2 августа 2017, 09:28
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 122
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)