Балтачта 9 нчы майда булачак бәйрәм чаралары

Балтачта 9 нчы майда булачак бәйрәм чаралары
Иртәгә - Бөек Җиңү көне. Шул форсаттан, районда парад, концерт һәм яшьләр өчен дискотека көтелә.

Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10.00 да башлана.


Бу көнне иртәдән үзәк урамда сугыш чоры җырлары яңгыраячак.


8.00-9.00 — радиодан сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган махсус тапшырулар тапшырылачак.
9.00 — 9.55 — концерт һәм "Үлемсез полк" акциясенә теркәлү үтә.
10.00 — бәйрәмнең ачылышы.
10.30 — Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингның тантаналы өлеше.
11.30-13.00 — район үзешчәннәре концерты.


Бәйрәм чаралары кич тә дәвам итәчәк.
19.30–22.00дә мәдәният үзәге каршындагы мәйданда район үзешчәннәре һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты.
22 сәгатьтә зур бәйрәм салюты.

22.00-23.00 — дискотека

8 мая 2017, 12:04
Источник: Рәсми Балтач
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 574
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)