ZoorZoom егетләренең "Балтачымда боз эри" клибы "ЭкоВесна-2017" конкурсында җиңү яулаган!

ZoorZoom егетләренең "Балтачымда боз эри" клибы "ЭкоВесна-2017" конкурсында җиңү яулаган!
Әйе, әйе, "Балтачымда боз эри" тиешле бәясен алды!

«ЭкоВесна-2017» конкурсы ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылды. Анда ZoorZoom егетләренең «Балтачымда боз эри» клибы 2 нче урынга лаек дип табылды. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Шулай ук әлеге клипта төшкән һәркемне, клипта катнашы булган һәркемне дә котларга ашыгабыз! Аллага шөкер, Балтачыбызда боз эреде, өмәләр дә гөрләп узды. Ә клип әлеге өмәләргә чакыру булып, өндәү булып хезмәт итте.

29 апреля 2017, 20:04
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 440
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)