Яңа билгеләр, яңа кагыйдәләр, яңа "баш катыргычлар"

Яңа билгеләр, яңа кагыйдәләр, яңа "баш катыргычлар"
7 апрельдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар белән Сезне дә таныштырмый кала алмадык.

Үзгәрешләр шактый кызыклы һәм «бизәкле». Яңа билгеләр тиздән юлларда күренә дә башлар дип көтелә. Ә хәзер алар белән якыннан танышыйк.

  1. Велосипедчы юллары. Хәзер велоспорт яратучылар өчен махсус полосалар кертеләчәк. Велосипедчыларга җәмәгать транспорты йөри торган полосада махсус урын биреләчәк. Моңа өстәп, «Велосипедчылар өчен махсус полоса» дигән билге дә барлыкка киләчәк. Шәһәр урамнарында «бөке»ләр әз дип санаганнар күрәсең, велосипедчыларга да юл биргәннәр. Бәлки «чайник»ларга, таксиларга, хатын-кызларга да аерым юл бирергәдер?
  2. Куркынычсызлык утравы. Юл аркылы чыгу озак вакытны алса, гадәттә, мондый утраучыклар ясала. Яңа кагыйдә буенча, «утраучык»лар бордюрлы булырга тиеш. Ләкин бу гына җәяүлене саклап калырмы?
  3. Чыршы, чыршы без сине… Тиздән парковкаларда машиналарны «чыршы» кебек урнаштыруны сорый торган билге пәйда булачак. Моңарчы машиналарны туры итеп урнаштырсак, хәзер «чыршы» булып уйныйсы булачак. Яңа законның сәерлекләре моның белән генә бетми әле.
  4. Диагональ җәяүле юллары. Светофорларны көтеп торырга яратмаучылар өчен яхшы яңалык. Хәзер юлны аркылыга да, буйга да чыга алачаксыз. "Әйләнгечтән юл туры", — дисәләр дә, әйләнгеч юл озынрак була.
Россия хөкүмәте менә шундый үзгәрешләр тәкъдим итә. Алар безнең районга ук килеп җитмәс, әлбәттә. Әмма шәһәрдә йөргәндә игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз! Яңа кагыйдәләрне бар йөртүче дә белеп бетергәнче алар искереп куюы бар.

Диагональ җәяүле юллары Диагональ җәяүле юллары
14 апреля 2015, 19:14
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 864
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)