Шофер тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды

Шофер тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды
Халык телендә: “Ходай сакланганны саклармын”, - дигән әйтем бар, әлеге сүзләрдә хаклык зур: юлда игътибарлырак булсак иде.

2015 елнын 28 июлендә Казан-Малмыж юлының 106 километрында ике җинел машина бәрелеште. Салавыч ягыннан килүче машина йөртүче сулга борылганда Норма ягыннан килүчегә юл бирми, шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәт килеп чыкты. Ике пассажир район үзәк хастаханәсенә медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать иттеләр.

29 июль көнне Балтач-Әтнә юлының 27 нче километрында ике машина юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Бу һәлакәттә икенче дәрәҗәдәге юлдан чыгучы машина йөртуче төп юлдан килуче машинага юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, Пежо йөртүчесе тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды.

Шофер тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды фото 2
Шофер тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды фото 3
Шофер тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатылды фото 4
30 июля 2015, 15:55
Автор: Балтач районы ЮХИДИ бүлекчэсе
Просмотров: 2512
Версия для печати
Поделиться:

ссылки по теме

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)