Яшьләр көне белән, райондашлар!

Яшьләр көне белән, райондашлар!
Бүген - Бөтенроссия күләм Яшьләр көне. Балтаси.ру үз язылучыларын әлеге бәйрәм белән котларга ашыга.

Яшьлек — ул яңа идеяләр, яңа башлангычлар, бетмәс-төкәнмәс энергия чоры. Яшьлек — ул ваемсызлык та, батырлык та, тәвәкәллек тә. Гомернең әлеге чорында алган тәҗрибә, белемнәр кешене гомер буе озата. Дөрес, тәҗрибә еллар белән туплана диләр, тик һәр йортның фундаменты булган кебек, тәҗрибәнең дә нигезе бар. Ул нигез — яшьлек юләрлеге, хаталары, ялгышлары, очышлары, егылулары нәтиҗәсендә салына.

Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Без Сезгә һәрбер башлангычыгызда, һәрбер очышыгызда уңышлар теләп калабыз! Бер егылмый кына, ныклы басып торып булмый — шуны онытмагыз. Үз максатларыгызга ирешер өчен тәвәкәллек тә, бераз яшьлек юләрлеге дә, йокысыз бәхетле төннәргә җитәрлек энергия дә теләп калабыз!

Янып яшәгез, сөеп яшәгез, алга барыгыз!

27 июня 2017, 09:23
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 229
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)