Яше тулмаган ике мотоциклист штрафка тартылган

Яше тулмаган ике мотоциклист штрафка тартылган
Балаларның җәйге каникуллары башланып китте. Мондый матур җәйге көндә бер баланың да өйдә генә утырасы килми.

Юлларда мотоцикл белән йөрү 18 яше тулган «А» категорияле правасы булган кешеләргә, мопед һәм скутерлар белән идарә итү 16 яше тулган «М» категориясе булган затларга гына рөхсәт ителә.


Бу кагыйдәне барыбыз да яхшы белсәк тә, балаларга мотоцикл, скутер биреп чыгучы әти-әниләр дә бар. Балалар юл кагыйдәләрен белмәгән килеш юлга чыгалар һәм төрле юл һәлакәтләренә дучар булырга мөмкиннәр. Каникул вакытында юл хәрәкәте инспекторлары һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче бүлек инспекторлары велосипедта, скутерда һәм мопедта йөрүче «Яшь кагыйдә бозучылар» белән җитди эш алып бара.

26 нчы май көнне юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан шундый 2 мотоциклист туктатылды.


Балаларның берсенә 15, икенчесенә 16 яшь кенә булуына да карамастан, мотоцикл белән идарә иткәннәр. 16 яшь тулган балага беркетмә төзелеп, 5000 сум күләмендә штраф, ә 15 яшьлек балага карточка төзелеп, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде. Балаларның әтиләренә беркетмә төзелеп, 30000 күләмендә штраф салынды.


Әле мотоциклларның да махсус саклау урынына куелуын искә алсак, малайларның мотоцикл белән идарә итүләре гаилә бюджетына шактый гына зыян китерде. Бәхеткә, балалар юл һәлакәтенә дучар булмадылар.


Хөрмәтле әти-әниләр! Һәрберебезнең дә баласы үзе өчен бик кадерле, техниканы сатып алганчы ныклап уйланыгыз, балагызның яки башкаларның гомеренә зыян килмәсме? Ахырдан үкенерлек булмасын!


Балтач ЮХИДИ идарәсе

7 июня 2017, 14:00
Автор: ГИБДД Балтаси
Просмотров: 158
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)