Татарстан районнарының берсендә билгесез кеше сөякләре табылган

Татарстан районнарының берсендә билгесез кеше сөякләре табылган
Татарстан Республикасында кеше сөякләре табылу буенча тикшерү уздырыла.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 2017 елның 16 нчы маенда иртән, Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылы янында известь карьерында эшләгән вакытта эшчеләр кеше сөякләренә юлыга. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

1,5 метр тирәнлектә мәет калдыкларын бульдозер йөртүче күреп ала. Җир өстенә баш сөяге, муен умырткалыгы һәм 2 кабырга чыга. Хәзерге вакытта алар экспертизага җибәрелгән.

Бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

18 мая 2017, 10:47
Источник: Татар-информ
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 241
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)