Чүп савытлары сөйләшә башлый!

Чүп савытлары сөйләшә башлый!
Чит илләрдә чүп савытлары күптән инде сигнал бирүгә көйләнгән. Алар тулу белән, чүп җыю машинасына махсус сигнал җибәрә, шул рәвешле вакытында чистартылып бара. Казанда да әлеге системаны кертмәкче булалар.

Уйлап табучылар яңа система шәһәрдәге чисталыкны арттырачак, дип ышандыра. Чүп савытларына Wi-fi датчиклар урнаштырылачак, аларның никадәр дәрәҗәдә тулы булуы контроль базада күренәчәк. Ул гына да түгел, әлеге система чүп җыю машиналары өчен «бөке»ләрсез маршрутны да күрсәтәчәк. Бер чүп багын яңа системага көйләү мең сумга якынга төшә. «Акыллы чүп савытлары» проекты җитәкчесе Дамир Шәфигуллин аның өстенлекләрен болай аңлата: «Беренчедән, яңа чүп баклары аласы булмый; икенчедән, кыска маршрутны күрсәтү ягулыкны янга калдыра; өченчедән, шәһәрдә берничә көн бушатылмаучы чүп савытлары кими». Проект уңышлы эшләп киткән нисбәттә, башкалабыз тагын да чистарыр дип өметләник.

7 апреля 2015, 11:42
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 713
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)