Нигə 2015 ел йолдызларны ярата торган кешеләр өчен кызыклы үтәчәк?

Нигə 2015 ел йолдызларны ярата торган кешеләр өчен кызыклы үтәчәк?
Бу матурлыкны курми калмагыз!

Йолдызлар атылу — гаҗәеп матур куренеш. 2015 нче елда һәрбер кеше йолдыз атылуын карап рәхәтлек ала алачак.

29 июльальфа-Каприкорнид.

Бу вакытта йолдыз атылуның башы гына, бер сәгать эчендә 5 метеор атылачак. Ләкин алай булуга карамастан, бу йолдыз атылу көне бик кызыклы булачак. Метеор «Кәҗәмөгез» йолдызлыгыннан барлыкка килә.

12-13 августа — Персеид.

Персеид- ул күзәтү өчен ин танылган һәм матур метеор яңгырларының берсе булып тора. Бу йолдызлык август урталарында башлана һәм иң якты, ачык метеор яңгыры булып истә калачак. Бер сәгать эчендә 50-75 метеор атыла.

13-14 декабрь — Геминид.

Геминид — гадәттә, бу метеор яңгыры иң көчлесе һәм истә кала торганы булып санала. Йолдыз атылуын карарга яратучылар бу тамашаны онытып калдырмаска тырыша. Метеорлар әкрен һәм бик якты, бу вакытның көчлелеге — сәгатькә 100 метеор.

Йолдызлар атылу матур куренеш, карамый калмагыз!

22 июля 2015, 14:51
Автор: Алина
Просмотров: 1333
Версия для печати
Поделиться:

ссылки по теме

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)