"КВАРТИРАНТ КЕРТТЕМ ӘЛЕ" - КОНКУРСКА НӘТИҖӘ (+ФОТО)

"КВАРТИРАНТ КЕРТТЕМ ӘЛЕ" - КОНКУРСКА НӘТИҖӘ (+ФОТО)
Әлеге конкурска старт 27 нче мартта бирелгән иде, инде бүген аңа нәтиҗә ясыйбыз.
Нәтиҗә ясалганда "Балтаси.ру - городской портал" төркемендәге язмалар астындагы комментарийлар да, Балтаси.ру сайтындагы тавышлар да исәпкә алынды.

Мондый рухтагы конкурсны тәүге тапкыр үткәргәнгә күрә, тавыш бирүчеләрнең хәленә керергә булдык, чөнки сайтка кереп, тавыш бирә белмәүчеләр барлыгы ачыкланды (әйе-әйе, 21 нче гасырда да андый адәмнәр бар икән!). Әмма киләчәктә мондый йомшаклыкларга бармаячакбыз, беренче чыныгуны үткәнсездер дип өметләнәбез. Ә хәзер нәтиҗәләрне белер чак.

Сайттагы язма астында 480, төркемдәге язма астында 396 тавыш җыеп, беренче урынны №6 — Камил Хәкимҗанов яулады. Камилне котлыйбыз!

"КВАРТИРАНТ КЕРТТЕМ ӘЛЕ" - КОНКУРСКА НӘТИҖӘ (+ФОТО) фото 2

Икенче урында сайттагы язма астында 37, төркемдәге язма астында 392 тавыш җыйган №2 — Максим Тарасов. Аның үзенчәлекле оясын квартирантлар үз иткәндер дип уйлыйбыз!

"КВАРТИРАНТ КЕРТТЕМ ӘЛЕ" - КОНКУРСКА НӘТИҖӘ (+ФОТО) фото 3

Өченче урында сайттагы язма астында 190, комментарийларда 33 тавыш туплаган №1 — Илшат Сөләйманов. Илшатны да әлеге җиңүе белән котлыйбыз!

"КВАРТИРАНТ КЕРТТЕМ ӘЛЕ" - КОНКУРСКА НӘТИҖӘ (+ФОТО) фото 4

Ә хәзер иң күңелле момент — бүләкләр. Бүләкләрнең иганәчеләре — үз эшләренең чын осталары булган ZoorZoom егетләре vk.com/studiozz — Илнар Нургалиев һәм Ранил Шәрифҗанов.

1 нче урын — ZoorZoom егетләреннән бушлай фотосессия!

2 нче урын — 32ГБлы флешка;

3 нче урын — 16ГБлы флешка.

Җиңүчеләр үз бүләкләрен Норма авылында урнашкан «Бәхет» кибетенең икенче катындагы ZoorZoom фотостудия-салоныннан килеп ала ала. Аларның эш көннәре, сәгате турында тулырак менә бу сылтама аша vk.com/studiozz белергә була. Барлык җиңүчеләрне дә тагын бер кат котлыйбыз, катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез. «Квартирант»ларыгыз канәгать калганнардыр дип өметләнәбез.

24 апреля 2017, 13:21
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 307
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)