"Квартирант керттем әле": №7 - Таңсылу Җәләлова (+ФОТО)

"Квартирант керттем әле": №7 - Таңсылу Җәләлова (+ФОТО)
Балтаси.ру сайты ZoorZoom, “Балтаси – городской портал” төркемнәре белән берлектә фото-бәйге игълан итә!
Урамда яз, карлар эри, кояш көлә һәм... җылы яклардан сыерчыклар кайта! Ә аларның кайтышына Сез әзерме? Әзер булсагыз, үзегезнең сыерчык оясын фотога төшереп, конкурска җибәрегез! “Квартирант керттем әле” дип исемләнгән конкурс 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!
Тавыш бирү башланырга санаулы көннәр калып бара, ә безгә фотолар килә тора. Таныш булыгыз — №7 — Балтач бистәсеннән Таңсылу Җәләлова. Аларның кош оясы өй кыегына ук беркетелеп куйган. Менә шундый үзенчәлекле «квартир». Сез дә фотолар җибәрергә ашыгыгыз!
"Квартирант керттем әле": №7 - Таңсылу Җәләлова (+ФОТО) фото 2

Конкурсның шартлары:

  • 27 марттан алып, 8 апрельгә кадәр фотоларыгызны “Балтаси – городской портал” төркеменә кереп, “Предложить новость” бүлегенә яки mail@baltasi.ru электрон адресына “Квартирант керттем әле” дип язып, исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп җибәрергә кирәк;
  • 9 нчы апрельдән — 22 сенә кадәр Балтаси.ру сайтында тавыш бирү булачак!
  • Җиңүчеләрне бүләкләү – 23 апрельдә!
  • Фотоларның оригиналь, кызыклы булуы кармага +5 балл өсти.
Бер, ике, өч… Башладык! Сезнең “квартирант”ларны күрергә без әзер!

4 апреля 2017, 10:11
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 635
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)