"Квартирант керттем әле": №5 - Елена Хәкимова (+ФОТО)

"Квартирант керттем әле": №5 - Елена Хәкимова (+ФОТО)
Балтаси.ру сайты ZoorZoom, “Балтаси – гордской портал” төркемнәре белән берлектә фото-бәйге игълан итә!
Урамда яз, карлар эри, кояш көлә һәм... җылы яклардан сыерчыклар кайта! Ә аларның кайтышына Сез әзерме? Әзер булсагыз, үзегезнең сыерчык оясын фотога төшереп, конкурска җибәрегез! “Квартирант керттем әле” дип исемләнгән конкурс 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!

Балтачның Гагарин урамында яшәүче Елена ханым Хәкимова да «квартирантлар» көтеп ята икән: аның матур кош оясы үз ишекләрен «ачкан». Конкурсыбызда Елена Хәкимова №5 астында теркәлде. Аның хезмәтен фотода күрергә була.

"Квартирант керттем әле": №5 - Елена Хәкимова (+ФОТО) фото 2

Конкурсның шартлары:

  • 27 марттан алып, 8 апрельгә кадәр фотоларыгызны “Балтаси – городской портал” төркеменә кереп, “Предложить новость” бүлегенә яки mail@baltasi.ru электрон адресына “Квартирант керттем әле” дип язып, исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп җибәрергә кирәк;
  • 9 нчы апрельдән — 22 сенә кадәр Балтаси.ру сайтында тавыш бирү булачак!
  • Җиңүчеләрне бүләкләү – 23 апрельдә!
  • Фотоларның оригиналь, кызыклы булуы кармага +5 балл өсти.
Бер, ике, өч… Башладык! Сезнең “квартирант”ларны күрергә без әзер!

30 марта 2017, 16:15
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 489
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)